Татарстанда бассейнда балалар агуланганнан соң җинаять эше кузгатылды

Алабугада бассейнында балалар агулаганнан соң җинаять эше кузгатылды. Прокуратура аны тикшерүне аерым контрольгә алды.

Тикшерү комитетының башлангыч мәгълүматлары буенча, 3 һәм 11 яшьлек туганнар Хлыстово авылындагы бассейнында хлор парлары белән агуланган. Комплекс хезмәткәрләренең берсе судагы хлор үлчәмен тикшергәндә хлор бүлмәсен япмаган, нәтиҗәдә, аның парлары бассейн бинасына эләккән. Бу вакытта суда алты олы кеше һәм ике бала булган.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре дәвам итә.


Фикер өстәү