Медицина көллиятендә 22 студент газ белән агуланган

Мордовиянең Краснослободский районындагы медицина көллиятендә 22 студент газ белән агуланган. Алар хастаханәгә озатылган. Республиканың тикшерү органнары җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр ителә рәсми сайтта.

Кичә Мордовия башлыгы Артем Здунов үзенең телеграм-каналында, башлангыч мәгълүматларга караганда, 16-18 яшьлек студентлар газ белән агуланган, дип аңлаткан.

“Барысы да хастаханәгә салынды. 2 кеше Саранскига – Балалар республика клиник хастаханәсенә җибәрелде. Килеп туган хәлне контрольгә алдык. Вакыйга булган урынга сәламәтлек саклау министры килде. Тикшерү комитеты тикшерү үткәрә. Оператив хезмәтләр эшли”, – дип язган ул.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
“Коммерсантъ” хәбәр иткәнчә, челтәрләрдә ремонт эшләре үткәргәндә газ чыгып тору сәбәпле студентлар агуланган булырга тиеш. Студентларны укшыткан, аларның хәле киткән, башы әйләнгән.


Фикер өстәү