Алты бала бассейнда хлор белән агуланган

Бу күңелсез хәл кичә кичен Самара өлкәсенең Васильевка авылы бассейнында килеп чыккан.

Самара өлкәсенең Васильевка авылындагы бассейнда су коенганнан соң дүрт баланы хастаханәгә озатканнар. Икесе өендә дәвалана. Бу хакта “ТАСС” төбәк прокуратурасы мәгълүматларына таянып яза.

Балалар кичә кичен бассейнда су коенганнан соң авырып киткән. Аларга табиблар ярдәме таләп ителгән. Дүрт баланы хастаханәгә салганнар, икесен өйләрендә дәвалануга җибәргәннәр.

Хәзерге вакытта бассейннан су пробалары алынып, тикшерүгә юлланган. Прокуратура балаларның агулану очрагы буенча тикшерү башлап җибәргән.
Хокук саклау органнарының башлангыч мәгълүматларына караганда, балалар хлордан агуланган булырга мөмкин.


Фикер өстәү