9 кеше агулану турындагы мәгълүматка Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы ачыклык кертте

Казанның Колсәет бистәсендә урнашкан бассейнда 9 кеше хлор белән агуланган.

Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә таралган агулану турында мәгълүматка Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы ачыклык кертте.

Хлор белән ингаляцион агулану билгеләре белән барлыгы 9 мөрәҗәгать теркәлгән. Аларның өчесе хәзерге вакытта Казанның 7 хастаханәсендә тикшерү уза, өч кеше госпитализацияләүдән баш тарткан. Тагын өч кеше БРКХнә озатылган. Хәзерге вакытта аларның хәлләре уртача авырлыкта дип бәяләнә.


Фикер өстәү