Таҗикстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бизнес-форум оештырырга тәкъдим итте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон (кичә Казанга “Киләчәк уеннары”н ачу тантанасына килде) белән очрашты. Очрашуда ике яклы хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре каралды, дип хәбәр итә республика Рәисенең матбугат хезмәте.

Чарада Рахмон Россия белән Таҗикстан хезмәттәшлеге буенча конференция кысасында Татарстан – Таҗикстан бизнес-форумын оештырырга тәкъдим итте, шулай ук, аерым алганда, “Киләчәк уеннары” кысасында спорт өлкәсендә, сәнәгатьтә хезмәттәшлекне киңәйтергә чакырды.
Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, Татарстан Россия белән Таҗикстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга үзеннән зур өлеш кертә. Узган елда гына да төбәгебезнең Таҗикстан белән сәүдә әйләнеше 30 миллион доллар тәшкил иткән. Шул ук вакытта якларның әлеге күрсәткечне үстерү өчен мөмкинлекләре бар.
“Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләренең Таҗикстан базарында тоткан урынын киңәйтү белән кызыксынабыз. Үз чиратында, Таҗикстан компанияләре дә үзләренең товарларын Татарстанга күбрәк җибәрә алыр иде”. – дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Рәис әйтүенчә, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау һәм мәгълүматлаштыру өлкәләрендә мөнәсәбәтләрне үстерүгә карата зур кызыксыну күзәтелә.
Татарстан Рәисе порталына урнаштырылган фотоларга караганда, Рөстәм Миңнеханов югары дәрәҗәдәге кунакны “Дуслык” ордены белән бүләкләгән. Исегезгә төшерәбез: кичә Белоруссия Президенты Александр Лукашенкога, шулай ук Кыргызстан Президенты Садыр Җапаровка әлеге бүләк тапшырылды.


Фикер өстәү