Коронавирустан бер көндә 5 ир-ат үлгән: иң яшенә 33 яшь булган

3 нче октябрьгә коронавирус инфекциясеннән яңа алты үлем очрагы теркәлгән. 1937 елда туган хатын-кыз, шулай ук 1933, 1938, 1955, 1960 һәм 1988 елларда туган биш ир-ат вафат булган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Пандемия чорында республикада COVID-19дан үлү очракларының 757 очрагы теркәлгән.


Фикер өстәү