Илсур Һадиуллин укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Хөрмәтле  укытучылар! 

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән тәбрик итәм! Укытучылар көне ул һәр кешегә якын бәйрәм: укучылар үзләренең яраткан остазларын котлыйлар, чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп елларын ихлас күңелдән искә алалар.

Укытучылар хезмәтенең әһәмияте елдан-ел арта. Заман педагогларга һәрвакыт югары таләпләр куя. Хәзер укытучы инновацион цифрлы чаралар һәм укыту методикаларын яхшы белергә, җәмгыятьтә барган үзгәрешләрнең асылын аңларга тиеш. Бүген укучыларда үз Ватаннары белән горурлык тәрбияләү, үз халкының тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксындыра белү бик мөһим.

Сез балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә, дөрес карар кабул итәргә һәм үз адымнары өчен җаваплылык хисе тәрбияләргә өйрәтәсез. Мондый максатларга үз эшләрен чын күңелдән яратучы кешеләр генә ирешә ала!

Республикабыз мәктәп белеменең югары дәрәҗәдә булуы белән билгеле, һәм бу – турыдан-туры сезнең хезмәт нәтиҗәсе, хөрмәтле укытучылар! Сезнең даими намуслы хезмәтегез укучыларга интеллектуаль һәм спорт ярышларында зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә.

Тынгысыз, җаваплы һәм игелекле эшегез өчен олы рәхмәт белдерәбез. Сезгә нык сәламәтлек һәм бәхет, һөнәри үсеш һәм иҗади табышлар, яшь буынны укыту һәм тәрбияләү эшендә уңышлар телим! Хезмәтегезгә, укучыларыгызга булган мәхәббәтегез сезгә көч-илһам бирсен, нәтиҗәләрегез куанычлы булсын!” – диелгән министрның котлавында.

 


Фикер өстәү