Путин Актаныш районы башлыгын авыл хуҗалыгындагы казанышлары өчен бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховка «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исемен бирде. Бу хакта илбашының хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырылган указында хәбәр ителә.

Документта Актаныш башлыгы авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары һәм намуслы хезмәте өчен бүләкләнде, диелә.

Шулай ук Россия Президенты Указы белән «Ватан алдындагы казанышлары өчен» II дәрәҗә орден медале белән «Безнең эш» гражданнар башлангычларына ярдәм күрсәтү төбәк иҗтимагый хәрәкәте рәисе Тимур Сафин бүләкләнде. Ул иҗтимагый әһәмиятле чараларны әзерләүгә һәм уздыруга зур өлеш керткән өчен бүләккә лаек булды.


Фикер өстәү