Татарстанлылар бурычны түләү буенча кичектерүдән файдалана алачак

Татарстанда өлешләп түләү төзелешендә катнашучыларның кичектереп түләү мөмкинлеге бар. Мондый карарны Татарстан өлешчеләренә ярдәм итү фонды советы утырышында катнашучылар кабул итте.

«Төзелештә катнашучыларның мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә, мәсьәләнең социаль әһәмиятен исәпкә алып, Татарстан өлешчеләренә бурычларны кичектереп түләү мөмкинлеге белән ярдәм итү карары кабул ителде», — дип сөйләде фонд җитәкчесе Иван Новиков.

Әгәр өлешченең 90 мең сумнан артык күләмдәге гомуми бурычы бар икән, ул 12 айга кадәр кичектереп түләргә мөмкин.

Мондый мөмкинлектән файдалану өчен, гражданинга, кичектереп түләү кирәк булган бинаны, күпме вакытка кирәк булуын яки кабул итү-тапшыру реквизитлары яки бер яклы акт белән фондка ирекле формада гариза җибәрергә кирәк. Биш эш көне дәвамында фонд белгечләре һәр төр бурыч буенча түләү графигы белән килешү әзерли.

«Фондның йөкләмәләрен тулысынча үтәү датасына кадәр төзелештә катнашучының фатирына залог хокукы барлыкка килә», — диелә Өлешчеләргә ярдәм итү фонды сайтында.

Өлешченең берничә объектка карата таләпләре булган очракта, бинаны кабул итү-тапшыру актында яисә берьяклы актта билгеләнгән бурыч өчен түләү сроклары барлыкка килгәч, шулай ук өлешченең билгеләнгән вакытта бинаны кабул итүдән баш тартканда кичектереп түләргә рөхсәт бирелмәскә мөмкин.


Фикер өстәү