Илсур Һадиуллин: Узып баручы ел җиңел булмады, кайгысы да булды

«Узып баручы ел җиңел булмады, кайгысы да булды». Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин  мәгариф тармагына багышланган матбугат  очрашуында елны әнә шулай дип бәяләде. Шулай да илкүләм проектларны тормышка ашыру  буенча шактый  эшләр башкарылган. Республикада 7 мәктәп төзелгән, ике һәм күптелле мәктәпләр ачылган.

Күрше мәктәпләргә йөртү турында

Бүген әти-әниләрнең  белем сыйфаты яхшырак дип, өйдән читтәрәк урнашкан мәктәпләргә кызыгу  гадәте бар. Нәтиҗәдә, үз авылларындагы мәктәпләрдә  укучылар саны кими. Әлеге проблемага карата Илсур Һадиуллин үз фикерен белдерде.

– Без әти-әниләрне балаларын күрше авыл мәктәпләренә йөртеп укытуны тыя алмыйбыз. Мондый проблема бар. Аларны мәктәпләргә йә автобус, йә әти-әниләр үзләре машина белән йөртә. Авылда укучылар, укытучыларның дәресләр саны кимү сәбәпле, белем йортлары ябылырга мәҗбүр. Бу – бик зур проблема, әмма моны бернинди  норматив документ белән дә хәл итеп булмый. Ни өчен дигәндә, бу  – гаиләнең хокукы. Ул  баласын үзе теләгән  мәктәптә укыта ала, – диде министр. – Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен, укытучылар яхшы укыта, балаларны кызыксындыра белергә тиеш.  Төп максат – яшь гаиләләр авылда төпләнеп, балалар санын арттыру.

Укытучылар җитмәү турында

– Бүген максатчан программа буенча укырга теләүчеләр алай күп түгел. Алар күп булсын өчен, киләсе елда безгә педагогика юнәлешендәге профильле сыйныфлар санын арттырырга кирәк. Соңгы вакытта укытучыларның дәрәҗәсен күтәрү, матди ягын кайгырту турында әйтәбез. Без сезнең белән күбрәк укытучының бөеклеге турында сөйләргә тиеш, – дип мөрәҗәгать итте министр журналистларга. – Укытучыны видеога төшереп, бертуктаусыз интернетка куеп яманлыйлар. Моны укучылар да күрә бит. Әти-әниләрнең хурлаганын да ишетеп торалар. Бу да укытучылыкка бармау өчен бер сәбәп булып тора.

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, укытучылык эшенә җәлеп итүнең төрле юллары эзләнә. «Авыл укытучысы» федераль программасы буенча республика мәктәпләрендә 13 педагог эшли. Киләсе елда 23 укытучыны көтәләр. Бүген 640тан артык студент республика бюджеты хисабына укый. Шуның яртысы ике һәм күптелле мәктәпләр өчен әзерләнә. Аларга ай саен 15 мең сум стипендия түләнә. Максатчан программа буенча укыганда алар мәктәпкә беркетелергә тиеш. Башлангыч, физика, математика, рус теле, чит телләр укытучыларына кытлык бар. «Кайбер очракта вузларга аз баллы абитуриентлар килә, әмма без андыйларга ышана алмыйбыз. «3ле»гә укучы кемне әзерли ала – белмим», – диде Илсур Һадиуллин.

БДИ турында

Әлегә имтиханнар буенча расланган норматив документлар юк, ләкин аны коронавируска кадәрге форматта  уздыру планлаштырыла. Рус теле һәм математика – мәҗбүри, вузга керү өчен ике  ирекле фән сайлана. Быел чыгарылыш сыйныф укучылары БДИны яңартылган федераль стандартлар нигезендә тапшырачак. Биремнәр белемнәрне тормышта куллануга бәйле булачак.

Мәктәпләр төзү турында

Республикада яңа мәктәпләр төзелсә дә, уку йортлары җитми. Шул сәбәпле, 54 меңнән артык укучыга икенче сменада белем алырга туры килә.

– Шәһәр читендә мәктәпләр җитмәү кытлыгы бар. Бездә балаларның 11,89 проценты икенче сменада укый. Кайбер төбәкләрдә өченче смена да бар, бездә андыйлар юк, – диде Илсур Һадиуллин. – Без яңа мәктәпләр төзибез, төрле программаларга керергә тырышабыз, үзебезнекенә дә өметләнәбез. Мәктәп төзү һәр микрорайонда аерым карала. Кайбер укучыларны якын мәктәпләргә автобуслар йөртә. Барлыгы 810 мәктәп автобусы исәпләнә, 861 маршрут оештырылган. 23 меңнән артык баланы автобусларда йөртәбез. Бер бала да урамда калмады, барысын да урнаштырдык, әмма проблема бар әле. Әгәр урыннар булмау сәбәпле, баланы мәктәпкә кабул итүдән баш тартсалар, әти-әниләргә район мәгариф бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Балаларга вакцина ясату турында

– Хәзерге вакытта 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге үсмерләргә коронавируска каршы вакцина ясату турындагы бернинди норматив документлар да юк. Әгәр Россия Мәгърифәт министрлыгыннан, республиканың  ковидка каршы оператив штабыннан күрсәтмәләр булса, аны үтәргә тиешбез. Монда безнең яктан да, әти-әниләр тарафыннан да кыенлыклар булыр дип уйламыйм. Барысын да оештырырбыз, сораулар туса, аңлатырбыз, – диде  республиканың баш педагогы.

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, республика мәктәпләрендә һәр көн саен иртүк температурасы күтәрелгән, ютәлләгән 370–380 баланы өйләренә кайтарып җибәрәләр. Мәгариф хезмәткәрләренең 95 проценты вакцина ясаткан. Күпчелек уку йортларында бу сан 100 процентны тәшкил итә. Бары тик 30 укытучы гына эштән азат ителгән. Әмма аларга прививка ясату мөмкинлеге бирелеп, кире мәктәпләргә кайтканнар. «Бездә болай да укытучылар җитми, шуңа күрә моңа тыныч кына карый алмыйбыз», – дип аңлатты министр.

Сәрия Мифтахова

Фото: tatarstan.ru


Фикер өстәү