Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин вафат

 Балык Бистәсе районының элеккеге башлыгы Равил Гарифулла улы Хәйруллин вафат булган. Бу хакта  социаль челтәрдә Радик Сабиров хәбәр итте. 

«Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры, Балык Бистәсе районының элеккеге башлыгы Равил Гарифулла улы Хәйруллин вафат булган. Соңгы көннәрдә ул коронавирус белән хастаханәдә ятты» — дип хәбәр итә ул.

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү