Белгечләр пенсиягә алданрак чыгу хокукына ия булучыларны атады

Күп балалы аналар пенсияне вакытыннан алда алу хокукына ия. Пенсиягә чыгу вакытына килгәндә, ул балалар санына бәйле булачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе буенча бүлегенә сылтама белән «Российская газета «хәбәр итә.

«Биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан хатын-кызлар пенсиягә 50 яшьтә, дүрт бала табучылар — 56 яшьтә, ә өч бала анасы булганна –  57дә  лаеклы ялга чыга ала», – дип искәртә Россия Пенсия фонды.

Аларга пенсия билгеләү өчен төп таләпләр:

–  15 ел иминият стажы;

– пенсия коэффициентларының тиешле саны тупланган булу (2021 елда — 21);

–  8 яшькә кадәрге бала тәрбияләү;

–  балаларга карата ата-ана хокукыннан мәхрүм итү яки уллыкка алудан баш тарту фактының булмавы.

Россия Пенсия фондында шулай ук ике яки аннан күбрәк бала тапкан хатын-кызларның да лаеклы ялга вакытыннан алда чыга алуын искәрттеләр. Әйтик, әгәр хатын-кызның иминият стажы кимендә 20 ел һәм Ерак Төньякта 12 елдан (аңа тиңләштерелгән урыннарда — 17 ел) да азрак эшләмәгән булса, пенсиягә   50 яшьтән чыга ала.


Фикер өстәү