Чаллыда яшәүчеләр температура белән урамда табиб кабул иткәнне көтеп торырга мәҗбүр булган

Чаллыда яшәүчеләр 4нче сырхауханәсендә килеп  чыккан хәлдән соң чара күрүне сораганнар.

Чаллы халкы 4нче сырхауханәдә температуралы килеш ике сәгать урамда чират көтеп торудан зарланалар. Алар мөрәҗәгатьләрен фото белән социаль челтәрләргә урнаштырганнар.

«Нинди башабаштаклык бу? Больничный ачу өчен урамда ким дигәндә ике сәгать торырга кирәк. Ә аннары эчендә ничә сәгать торасы! Зинһар өчен, чаралар күрегез!» — дип ярдәм сораган авырулар.

Шикаятькә шәһәр Сәламәтлек саклау идарәсе җавап биргән. Идарә вәкилләре сырхауханәдә килеп чыккан хәлне ОРВИ белән авыручылар саны кискен арту белән бәйләп аңлаткан. Өстәвенә, шәһәрдә коронавирус белән дә киеренке хәлләр саклана. Бәйрәм һәм ял көннәреннән соң сырхауханәләрдә чират зур булу сәбәпле, пациентларны кабул итүне «тере» чират тәртибендә оештыралар икән.

«Әгәр сездә сораулар туса, сез һәрвакыт безгә турыдан-туры яза аласыз. Шулай ук кайнар линия телефоны да эшли: 8 (8552) 46-80-24», — дип җавап биргәннәр Сәламәтлек саклау идарәсеннән.

Фото: социаль челтәрдән


Фикер өстәү