Чаллы хастаханәсе коронавирустан авыручылар өчен госпиталь буларак эшли башлаган

Чаллының 5 нче шәһәр хастаханәсе янәдән коронавируслы пациентларны кабул итә башлаган. Бу хакта «Татар-информ» узган матбугат конференциясендә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте.

«Бүгеннән башлап Чаллыдагы бишенче шәһәр хастаханәсен ачтык, монда коронавируслы пациентларны дәвалау өчен 300 урын бар», — диде спикер.

Коронавирус белән авырмаган пациентларны шәһәрнең башка хастаханәләренә җибәрәләр. Башка медицина оешмаларына күчү пациентларга бернинди дә йогынты ясамаячак, диде министр урынбасары.

Жаворонков сүзләренчә, госпиталь санитар вазгыять начарлану сәбәпле ачылган.

Баштарак бишенче шәһәр хастаханәсе коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны кабул иткән иде инде. 5 августта Чаллының № 5 хастаханәсе вакытлыча инфекцион госпиталь буларак эшен туктатты.

 


Фикер өстәү