Балта остасы Владимир Борисов: «Бу һөнәрләргә өйрәнү өчен бер гомер генә аз»

Аның үз дөньясы барлыгы әллә кайдан кычкырып тора. Әнә бүләкләүгә дә соңга калды. Бүләген чыгып алгач, янә читкәрәк китеп басты. Ул кешеләрне читтән күзәтергә ярата. Соңыннан үз дөньясына туры килгән образларны агачларда җанландыра.

Аксубай районы Түбән Баланда авылындагы агачны сәнгатьле уеп ясау буенча «Сулагай» студиясе җитәкчесе Владимир Борисов – әнә шундый шәхес. Агач дөньясы белән күптән түгел генә дуслашса да, Аксубай районында аның эшләрен белмәгән кеше юк.
– Нәрсәгә генә килеп кагылсам да, шуны үз кулларым белән эшләп карау теләге туа миндә. Шуңа күрә төрле вакытта төрле шөгыльләр белән мавыгып алдым. Башта таш үзенчәлекләрен өйрәндем, кием тегеп карадым, аннары тортлар пешердем, хәзер менә агач белән эшли башладым. Әйе, дүрт еллап кына шөгыльләнәм һәм минеке булган икән бу, дип шаккатам. Хәзер урам уртасында үсеп утырган агач яныннан да тыныч кына үтеп китеп булмый. Анда мең төрле образ күрәсең, шунда ук әлеге образның кайсы җирлектә шәп урнашачагын күз алдына китерәсең.

Владимир абый үзе сөйли, үзе остаханәсенең ишеген ача. Ачкычны туры китерә алмыйча, шактый озак басып тора. Гаҗәп. Аның кебек оста мондый эшне күз ачып йомганчы башкарырга тиеш сыман тоела. Юк икән шул. Оста сөяк чиреннән интегә. Ирексездән, ниш­ләп мондый авыр эшкә тотынган, дигән уй туа. Ул да моны сизеп алды, күрәсең. «Яраткан эштә авыру онытылып тора», – ди.
Остаханә түрендә – агачтан юнып ясалган картлач. Кулында – кош, эшләпәсендә – әкәм-төкәм. Агачның төрле җирләренә гөмбәләр үсеп чыккан. «Урман иясе бу, – ди Володя абый. – Гөмбәләр чыгуны үземчә яхшыга юрадым әле», – дип тә өсти.
Бу көннәрдә аның шатлыгы зурдан. Остаханәдән башка да бер бүлмә бүлеп биргәннәр үзенә.
– Сыйныф бүлмәсе булгач, балалар белән шөгыльләнергә җайлырак инде. Монда бит кечкенәләргә ярамаган эш кораллары да бар, кыскасы, укыту белән эш бүлмәсенең аерым булуы кирәк. Балалар телефоннан аерылмый дип зарланырга яраталар хәзер. Тормышта башка юанычы булмагач, ул нишләсен инде?.. Ике кулга бер шөгыль кирәк бит. Безнең авыл зур түгел, балалар да әллә ни күп димәс идем. Шуларның барысы да остаханәгә килә. Һөнәр өйрәнәсе килә аларның. Бер бала садикка гына йөри әле, абыйсына ияреп килде. «Син дә эшләп кара, булдырасың», – дим. Тырыша инде. Берзаман аның эшләре абыйсыныкыннан яхшырак килеп чыга башлады. Ә бит бу студия юк җирдән бар булды. Башта эш коралларын да үзем ясадым. Хәзер җайланды инде. Агач белән дуслашуны китап укудан башладым.
Китап дигәннән, Володя абыйга нинди генә сорау бирсәң дә, китаптан өйрәнүен әйтә. Заманында кием тегүне дә китаптан укып өйрәнгән булган.

– 1997 елда армиядән кайттым. Солдат иң беренче нишли инде? Кибеткә барып, киенеп кайта. Мин дә район үзәгенә киттем. Йөрим шулай, киштәләрдә берни юк. Шуннан китаптан карап тегәргә өйрәндем. Чалбарын да тектем, костюмын да. Әйбәт килеп чыга иде.
Буш вакытларында Володя абый авылдашларына урындык, өстәл ише әйберләр ясый. Ә иң яратып ясаган әйберләре – хыялы тудырган сәнгать әсәрләре. Хәзер, бу арада буш вакыты юк дисәң дә була. Авылда чиркәү төзелешен башлаганнар. «Мин анда волонтер», – дип елмая оста.
«Сезнең йорт – авылның иң матур йортыдыр», – дим үзенә. Ул, читекченең читеге юклыкны белмисеңмени, дип елмая:
– Әле һаман төзеп, рәткә китереп бетерә алмыйм, җиһазлар белән дә шул ук хәл. Минем өчен беренче урында – Аллаһ йортын өлгертү, йорт тагын калып тора инде. Чөнки бу дөньяда адәм баласының ике генә юлы бар. Ул я Аллага таяна, я психологка йөгерә. Акыллылар беренче юлны сайлый.
Остаханә каршында зур-зур өч бүрәнә ята. Тирәкләр.
– Күрше Демидовлар тирәкләрен кисте дә, сорап алдым. Билгесез солдатлар булачак болар. Әнә тегендә, авыл уртасына куярга иде. Авыл бердәм безнең. Әле менә грантка гариза яздык. Баландада балчыктан савыт-саба ясау остаханәсе оештырасы килә. Югары Баландада борынгы заманнарда булган ул. Трасса күтәргәндә, балчык савыт-саба ватыклары бик күп чыккан. Димәк, авылның балчыгы бу эшкә туры килә. Мичен дә көйләп җибәрсәкме… Кызыккан һөнәрләр күп лә ул. Аларның барысын да өйрәнер өчен бер гомер генә аз. Шунысы кызганыч.
Түбән Баланда шундый кешеләре булганга бәхетледер. Хәер, һәр авылның шундый бер очкыны була торгандыр ул.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА


Фикер өстәү