Сулагайлар көне. АКШның өч президенты сулагай булган

Нәсел-нәсәптә булмаган хәл. Минем дә бер оныгым сулагай булып үсеп килә. Проблемалар юк түгел. Бигрәк тә язганда. Чөнки алдан язганнары кулы белән каплана. Сүз тулаем күренеп тормагач, аңлашыла ки, ни язганын онытып җибәрә дә,  хаталар да киткәли. Төрле җиһазлар белән эшләгәндә дә уңайсызлыклар килеп чыккалый. Аның каравы, рәсемне бик матур һәм дөрес ясый. 

Чыннан да, бүгенге дөнья  теләсә нинди эшне уң кул белән эшләүчеләргә яраклаштырылган.  Бер генә күз салыгыз әле. Язу өстәлләре, кухня кирәк-яраклары, ишекләр, йозаклар, комтьютер “тычканнары”… Без аны табигый хәл итеп кабул итәбез. Ә менә  сулагайларга бары тик яраклашырга гына кала.  Әле ярый хәзер илебездә  мәктәп балаларын уң кул белән язарга мәҗбүр итмиләр.  Шулай да ата-аналар, укытучылар, тәрбиячеләр  арасында сулагай балаларны “уңлаштырып” тилмертүчеләр очраштыргалый икән әле.

Халыкара Сулагайлар көне  беренче тапкыр 1992 елның 13 августында Британиянең сулагайлар клубында билгеләнеп үтә.  Бу клубны 1990 елда оештырганнар.

Бу көн белән  сулагайлар үзләренең проблемаларын хәл итәргә  җәмәгатьчелекне — дизайнерлар, җитештерүчеләр, кибетчеләрнең игътибарын җәлеп итәргә телиләр. Икенчедән,  сулагайлар хакындагы  хорафатларга чик куймакчы булалар. Өченчедән,  сулагайларның феноменын  фәнни яктан өйрәнү дә комачауламас иде дип уйлыйлар.

Шулай да Бөекбританиядә иң беренче чиратта мәктәпләрдә балаларны мәҗбүриләп “уңлаштыру” мәсьәләсен өнәп бетермиләр.  Бу психологик яктан стресслар китереп чыгара, укучыларның өлгерешенә дә бик тискәре тәэсир итә дигән фикердә алар.

Элегрәк Россиядә дә сулагайларга бик шикләнеп караганнар.  Аларның хәтта судта  сөйләү  хокукы да булмаган. Иблис үзе  сулагай булган дип ышанганнар. Ә совет мәктәпләрендә уң кул белән язу кагыйдә булган.  Шул ук вакытта, психологлар әйтүенчә, сулагай кешеләр  нык характерлы була, иҗат потенциалы да ташып тора икән.

Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә,  Җир шарындагы  халыкның  10 проценты тирәсе – сулагай. Британия клубында йөрүчеләр  бу бәйрәмгә теләгән һәммә кешене чакыралар һәм елга бер көн булса да сул кул белән эшләтеп карыйлар икән.  Монысы сулагайларның хәлен аңлау өчен.  Әлбәттә инд, бәйрәм булгач, төрле чаралар, ярышлар да оештыралар.

Сул кул белән генә “эшләгән” кешеләрнең исемлегенә генә карагыз әле:  Марк Твен, Леонардо да Винчи, Микеланджело, Бетховен, Сергей Рахманинов, Мерилин Монро, Пол Маккартни, Ринго Стар…  Шулай ук алар арасында Юлий Цезарь, Александр Македонский, Наполеон Бонапарт, Карл Великий, Уинстон Черчилль, АКШның өч президенты – Рональд Рейган, өлкән Джордж Буш,  Билл Клинтон һәм башкалар бар.  Кайбер галимнәр Россия Президенты Путинны да яшерен сулагай дип исәпли.

Фәния Әхмәтҗанова

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү