Коронавирустан прививка: нинди очракларда түләүле булачак?

Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы, медицина фәннәре кандидаты Сергей Леонов Россиядә яшәүчеләрнең барчасына да COVID-19 инфекциясеннән прививканы бушлай ясату мөмкинлеге ттудырылырга тиешлеген белдергән.

“Безнең ил коронавируска каршы көрәшә. Акчалылар бу көрәш өчен һәм дә үзләренең сәламәтлеге, иминлеге өчен түли алган бер мәлдә акчасызларның читтә калуы сәер булыр иде. Мондый бүленеш булмас, дип уйлыйм. Әлбәттә, беренче чиратта сырхаулар белән эшләүчеләргә – табибларга һәм медперсоналга прививка ясалырга тиеш. Шуннан соң – өлкәннәргә”, – дигән ул Sputnik радиосы эфиры аша.

Сенатор фикеренчә, фәкать чит ил вакциналары гына (уйлап табылып, Россиядә теркәлгән очракта) түләүле һәм шактый ук кыйммәт булырга мөмкин. “Беренчедән, чит ил вакциналары (уйлап табылган тәкъдирдә, әлбәттә) илдә теркәлергә һәм шуннан соң гына сатуга чыгарылырга тиеш. Вакцинаның монысы барыннан да элек түләүле булыр дип уйлыйм, чөнки фармкомпанияләр шуның белән акча эшлиячәк. Кыйммәтле булыр – бизнес өлкәсе ич”, – дип йомгак ясаган сүзенә Леонов.

Коронавирустан Россиядә уйлап табылган вакцина 2021 елның 1 гыйнварыннан әйләнешкә кертеләчәк, диелгән теркәү таныклыгында. Шул ук вакытта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко аның бушлай булачагын белдерде.


Фикер өстәү