Гүзәл Уразова: «Укытучыларга карата игътибарның күбрәк булуын телим»

Бүген – Халыкара укытучылар көне. Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова мәктәп еллары, укытучылар белән бәйле хатирәләрен яңартты. 

– Башта Пермь краеның Барда авылындагы гади генә мәктәптә белем алдым. Элек 3 нче сыйныфтан 5кә күчерәләр иде. Беренче тапкыр татар гимназиясе ачылгач, шунда  укырга кердем. Иң сәләтле балаларны бәйге аша кабул итәләр иде. Иртән сәгать 7дә чыгып китеп, кичке 8–9ларда гына өйгә кайтып керә идем. Ничек бер дә арымаганмын икән дип аптырыйм. Җәяүләп йөри идек. Укытучыларны бик яраттым. Әлбәттә, аларның төрлесе булды. Һәрберсе без яхшы белем һәм тәрбия алсын өчен тырышты. Мөгаллимнәргә карата игътибарның күбрәк булуын телим. Алар – икенче әти-әни, балаларның киләчәге укытучылардан тора. Шуңа күрә укучылар да тәрбиялерәк булсын, әти-әниләр дә   хөрмәт белән карасын иде. Иң яраткан укытучым – сыйныф җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәймә апа Нургали кызы. Тукайның бөтен шигырьләрен белә идек,  укымаган татар китабы, куймаган татар спектакле калмады. Шушы мәхәббәтне сеңдергән өчен рәхмәт аңа. Укытучылар сагындыра, күрешеп кенә булмый. Концертларда очрашканда, балачак, мәктәп еллары искә төшә.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү