Татарстанның бер күлендә ярты ел элек югалган ир-атның гәүдәсен тапканнар

Татарстанның Алабуга районы Орехово күлендә коткаручылар ир-ат гәүдәсен тапканнар. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Үлгән 34 яшьлек ир-атны кичке сәгать алтыда судан чыгарганнар. Күл бакча ширкәтендә урнашкан. Билгеле булганча, ир-ат ярты ел элек, ноябрь аенда югалган. Аның гәүдәсен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Фаҗиганең сәбәбен хокук саклау органнары хезмәткәрләре ачыклаячак.


Фикер өстәү