Узган айда югалган егетнең мәетен тапканнар

Узган айда югалган 28 яшьлек Чаллы егетнең мәетен Түбән Кама сусаклагычында  тапканнар. Мәетне урынга килгән коткаручылар судан чыгарган. Аны хокук сакчыларына тапшырганнар, дип яза Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Җирле волонтерлар мәгълүматлары буенча, 26 июньдә ир-егет туган көнен билгеләп үткән була. Өч көннән соң ул КамАЗ тимер заводыннан чыга һәм хәбәрсез югала. Мәетне 5 июльдә генә тапканнар. Фаҗиганең сәбәпләрен хәзер хокук саклау органнары тикшерә. Мәетне судмедэкспертизага җибәрәләр. Аның нәтиҗәләре буенча үлемнең сәбәпләре ачыкланачак.


Фикер өстәү