Җәйге аш пешерү ЫСУЛЫ

Фәния Мисалимова рецепты

Кирәк булачак: 400 г кызыл балык, 2 литр су, 2 данә эретелгән сыр (180 граммлы, «сливочный»), 3 бәрәңге, 2 башлы суган, 1 кишер, 2 аш кашыгы үсемлек мае, тәменчә тоз, яшел тәмләткечләр.

Яшелчәне әйбәтләп юабыз, кабыгыннан чистартабыз. Бәрәңгене шакмаклап турап, кайнап торган суга салабыз һәм 10 минут пешерәбез. Суганны ваклап турап, майлы табада алтынсу төскә кергәнче кыздырып алабыз. Кишерне эре тишекле угычтан уып, суган белән 10 минут чамасы (йомшарганчы) кыздырабыз. Кыздырылган яшелчәне бәрәңге янына кәстрүлгә салабыз. Эретелгән сыр (эре тишекле угычтан уарга мөмкин) өстәп, таралып беткәнче болгатабыз. Чистартылган, кисәкләргә туралган балыкны салабыз. Тоз, борыч өстибез. Шулпа кайнап чыккач, күп дигәндә 7–10 минут пешереп алабыз. Уттан алганнан соң 5 минут тотабыз. Яшел тәмләткечләр салып, табынга куябыз.


Фикер өстәү