17 апрель көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья гемофилия көне

Бөтендөнья сәламәтлек саклау федерациясе һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән 1989 елдан бирле уздырыла. Дата Бөтендөнья гемофилия федерациясен оештыручы Фрэнк Шнайбельның туган көне хөрмәтенә сайланган.

Гемофилия – кан оешу сәләте бозылуга бәйле авыр генетик авыру. Гадәттә, бу чирдән бары тик ир-атлар гына интегә, гәрчә дефектлы генны йөртүчеләр хатын-кызлар  да булырга мөмкин.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда гемофилия белән 400 меңгә якын кеше (10 мең ир-атның берсе) авырый. Россиядә бу авырудан 10 меңгә якын кеше интегә.

Эчке эшләр органнары һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре ветераннары көне

Һөнәри бәйрәм Россия Эчке эшләр министрлыгының 2010 елның 12 августындагы боерыгы белән гамәлгә куела. Ул 1991 елда эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәрләр ветераннарының Россия советы оешуга багышлана.

Бүгенге көндә Россиядә эчке гаскәрләрдә һәм эчке эшләр органнарында хезмәт иткән 580 меңнән артык ветеран бар.

55 ел элек (1968) Үзәк телевидениедә эфирга «Хайваннар дөньясында» фәнни-популяр программасы чыга

Аңа нигез салучы һәм беренче алып баручысы СССРның халык артисты режиссер-документалист Александр Згуриди була. 1975 елдан 1990 елга кадәр программаны чиратлап Василий Песков һәм Николай Дроздов алып бара. Ә 1990 елдан тапшыруның алыштыргысыз алып баручы Николай Дроздов була. Тапшыру 50 елдан артык чыгып бара. 2019 елда аны ябалар.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү