15 февраль көне тарихта ниләр белән истә калды?

Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне

Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән, 15 февральдә билгеләп үтелә торган россиялеләрне искә алу көне «Хәрби дан көннәре һәм Россиянең истәлекле даталары турында»гы Федераль законның 1.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»гы 2010 елның 29 ноябрендәге Федераль закон белән билгеләнә.

Истәлекле дата Икенче бөтендөнья сугышыннан соң илебездән читтә сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан, СССР һәм Россия Федерациясе тарафыннан дустанә илләргә хәрби ярдәм күрсәтү буенча халыкара йөкләмәләрне үтәгән ватандашлар истәлеге билгесенә кертелә.

Хәтер көне 15 февральдә Әфганстанда сугыш ветераннары тарафыннан Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәүгә багышланган истәлекле чараларга (совет гаскәрләрен шушы илдән чыгару көне) рәсми статус бирде. 1989 елда бу көнне Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентының соңгы бүлекчәләре Әфганстаннан туган якларына әйләнеп кайта.

Бөтендөнья рак белән авыручы балалар көне

Беренче тапкыр бу дата бөтендөнья рак белән авыручы балаларның әти-әниләре конфедерациясе (ICCCPO) тарафыннан 2001 елда календарьда билгеләнә. Бүгенге көндә, ни кызганыч, бу көннең актуальлеге арта. Медицина статистикасына караганда, ел саен дөньяда 200 меңгә якын бала рак белән авырый башлый.

Халыкара операция шәфкать туташы көне

Профессиональ бәйрәм 2009 елда Европа операция шәфкать туташлары ассоциациясе тарафыннан оештырыла.

10 ел элек (2013) Чиләбе өлкәсе территориясе өстендә метеорит шартлый

Ул атмосферада 15-25 километр биеклектә шартлый. Метеоритның җимерелүен Төмән, Курган һәм Свердловск өлкәләре, шулай ук Казахстанның төньяк территорияләрендә яшәүчеләр күзәтә.

Чиләбе метеориты – Тунгус метеориты вакытыннан (1908) бирле Җиргә төшкән күк җисемнәренең иң зурысы.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү