Исе сасы! «Салават Күпере» торак комплексында яшәүчеләрдән мондый мөрәҗәгатьләр еш ишетелә. Үземнең дә бик күп танышларым шул якта ипотекага торак алды. Шәһәрдән читтәрәк булуына да ияләштеләр инде, “бөке”ләргә дә исләре китми. Ә менә сасы ис үзәккә үтә. Кемдер аны янәшәдәге заводларга сылтаса, тавык үстерүчеләргә дә ым кагучылар булды. Татарстан экологлары да әлеге проблеманы күптәннән өйрәнә. Чираттагы рейдка алар иртәнге алтыда ук чыкты. Бу юлы зарлар Авиатөзелеш районында яшәүчеләрдән дә килгән.
Һава пробаларын алу ике урында башкарылды. Аны Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының күчмә экологик лабораториясендә һәм Роспотребнадзор лабораториясе белгечләре тарафыннан куелган махсус җиһазлар ярдәмендә автоматик режимда алдылар. Һава пробасын «Салават Күпере» торак комплексында Наил Йосыпов урамы, 5 һәм Камышинская урамы, 84 адресы буенча Төньяк торак массивында тикшерделәр.
Экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов хәбәр иткәнчә, 2022 елда Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында, шулай ук «Салават Күпере» торак комплексында атмосфера һавасы сыйфатына бәйле мөрәҗәгатьләр арткан. Бер ел эчендә 261 зар килгән.
– Экология министрлыгы, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, атмосфера һавасын тикшерергә «Салават Күпере» торак комплексында яшәүчеләр белән бергә чыктык. Иснең каян килгәнен ачыклар өчен, бик күп тикшеренүләр уздырылды. Сасы иснең сәбәпчесе өч оешма булырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килдек. Әмма соңыннан табигатькә зыян салучыны ачыкладык. Ул «ПЖКХ» идарәче компаниясенең Химия урамындагы каты көнкүреш калдыклары полигоны булып чыкты, – ди Айрат Шиһапов.
Әлеге оешма административ җаваплылыкка да тартылган. Аларга шулай ук нормативларсыз эшчәнлек алып барган өчен 18,9 млн сум өстәмә түләү турында таләп җибәрелгән. Хәзерге вакытта идарәнең дәгъваларын Татарстанның Арбитраж суды карый.
Халыкның үтенеченә колак салып, министрлык Киров районының 188 нче күппрофильле лицее, Илһам Шакиров проспекты, 3 нче йорт территориясенә атмосфера һавасының пычрануына автоматик контроль станциясе урнаштырды. Станция тәүлек буе автомат режимда һава үрнәкләрен сайлап алачак.
Еллык эшләренә нәтиҗә ясаганда, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Росприроднадзор) Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров та бу яклардан зар еш килүен әйткән иде. Ул да «Салават Күпере»ндә һавада формальдегидның – 1,5 тапкыр, күкерт газының 2,3 мәртәбә артык булуын ачыклауларын сөйләде. Димәк, һаваны чистартырга кирәк. Тик менә ничек итеп? Бар ышаныч – пычратучыларның эшенә җаваплы карый башлавында. Каты көнкүреш калдыкларын тиешенчә урнаштырсалар, бәлки, бу ис чыкмас та иде. Халыкта мең сорау. Алар инде әлеге полигонны үзләре күмеп куярлык булган.
Биредә яшәүчеләрнең бөтен үтенечен истә тотып, Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков табигатьне саклау оешмаларын «ПЖКХ» идарәче компаниясе белән очраштырды.
– Һаваны пычратуны туктатырга кирәк! Тикшерүләр шуны күрсәтә: биредә һавада күкерт газы нормадан артып китә. Без бу эшне бергәләп башкарырга тиеш. Сулаган һаваның сыйфаты монда яшәүчеләрнең сәламәтлегенә зыян салырга тиеш түгел, – ди Александр Шадриков.
Очрашуда катнашкан зыян салучы «ПЖКХ» идарәче компаниясе җитәкчесе Дмитрий Петров һава сыйфатын ничек яхшырту буенча үз тәкъдимен дә җиткерде. Алар сасы исне бетерергә сүз бирә. Бу юнәлештә эшләячәкбез, ди. Тикшерүчеләр аларга бер ай вакыт бирде. Полигон эшчәнлеге дә контрольгә алыначак. Моннан соң «Салават Күпере»ндә яшәүчеләр соравына Дмитрий Петров җавап бирәчәк. Аңа халык белән очрашып сөйләшергә дә куштылар.
Һавадагы күкерт газының зыяны:
– баш әйләнә, баш авырта;
– күңел болгана;
– күп булса, үпкәләрнең шешүенә һәм үлемгә китерә.
Исе:
– сасыган йомырканы хәтерләтә.
Формальдегидның зыяны:
– күзләр әчетә, борыннан су ага;
– күп булса, бөер һәм бавырны зарарлый.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat