Татар курчак театры артистлары Луганск шәһәрендә спектакль куйган

“Әкият” Татар дәүләт курчак театры артистлары Луганскида яшәүче балаларга “Дюймовочка” спектаклен куйган.

Чараны Татарстан Мәдәният министрлыгы төбәкләр арасындагы элемтәләрне һәм хезмәттәшлекне ныгыту, хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү максатыннан оештырган. Иҗат төркеменә “Әкият” курчак театры, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары кергән. Спектакль Луганск курчак театрында узган.

“Балалардан “рәхмәт” сүзен сирәк ишетергә туры килә. Биредә алар бу сүзне кат-кат кабатлады. Аларга елмаю бүләк итүебез белән бәхетле. Чакыруны бик теләп кабул иттек, чөнки “Әкият” курчак театрның төп бурычы – балаларны сөендерү”, – ди “Әкият” Татар дәүләт курчак театры сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.
Исегезгә төшерәбез: 14 февральдә Татарстан вәкилләре Луганск шәһәренә килеп, Луганск халык республикасы мәдәният, спорт һәм яшьләр министры урынбасары Роман Олексин белән эшлекле очрашу уздырды. Очрашу барышында Луганск Халык Республикасы һәм Татарстан вәкилләре мәдәни элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән тәкъдимнәрне, шулай ук мәдәни-иҗат юнәлешендәге уртак проектларны тормышка ашыру мөмкинлекләрен карады.


Фикер өстәү