ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 25 ел эчендә беренче тапкыр Пенза өлкәсендә булып кайтты

Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Пенза өлкәсе шәһәрләре һәм авыллары буенча гастрольләре тәмамланды. Бу якларда алар соңгы 25 ел эчендә беренче тапкыр узды.

Тур кысаларында ансамбль Ульяновск өлкәсенең Димитровград һәм Мордовия республикасының Саранск шәһәрләрендә дә чыгыш ясап өлгерде.

Сәфәр Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә «Без – Россия» федераль программасы кысаларында оештырылды. Программаны РОСКОНЦЕРТ федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе гамәлгә ашыра.

Озак вакыт күрешмәгәннән соң күрше төбәкләрдәге тамашачылар мондый программаларны сагынган: һәр шәһәрдә коллективны аншлаг һәм көчле алкышлар көтте. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Айрат Хәмитов сүзләренчә, билетларны Пушкин картасы буенча да күпләп сатып алганнар.

“Пензада узган концертта мин залда өлкән яшьтәге бер апаны, ә янында – кечкенә малайны күрдем. Шунда безнең ни дәрәҗәдә киң аудиторияне колачлаганыбызны аңладым. Өстәвенә, безне татарлар гына түгел, ә башка милләт вәкилләре дә тыңлый – без аларны гастрольләрдә күп күрдек. Тамашачылар мәхәббәте – безгә иң зур бәя. Яңа кызыклы программалар белән өметләрен акларга һәм гаҗәпләндерергә тырышабыз”, — диде ул.

Айрат Хәмитов шулай ук ансамбль өчен кечкенә шәһәрләрдә һәм авылларда чыгыш ясау аеруча мөһим булуын билгеләп үтте: “Төбәк башкалаларына килеп, концертларны карарга һәркемнең дә мөмкинлеге юк. Шуңа күрә без зур шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да чыгыш ясыйбыз. Федераль программа ярдәмендә без андагы тамашачыларга үзебезнең мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне күрсәтә алабыз”, — дип өстәде ул.

Димитровград һәм Сарансктан тыш, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Исса эшчеләр поселогында, Кече Труев авылында, Кузнецк шәһәрендә, Сосновоборск поселогында чыгыш ясады. Гастрольләр Пензада зур концерт белән тәмамланды.
«Дөресен әйтим, мин сезнең чыгышларыгызга, матур тавышларыгызга һәм бию композицияләрегезгә сокланам. Бу фикер белән бөтен зал килешер. Беркемне дә рәнҗетергә теләмим, ләкин, минемчә, телевидениедә күп кенә мәгънәсезлекләр күрсәтелә. Әгәр экраннарда сезнеке кебек чыгышлар күбрәк булса, дөнья матуррак, яхшырак һәм игелеклерәк булыр иде”, — дип мөрәҗәгать итте сәхнәдән ансамбльгә Пенза өлкәсенең Иссин районы хакимият башлыгы вазифаларын башкаручы Николай Хрипунов.

Коллективны Сосновоборскта да зарыгып көткәннәр. Моны Пенза өлкәсенең Сосновоборск районы хакимиятенең яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, мәдәният, физик культура һәм спорт буенча бүлек башлыгы Рушан Бикбулатов билгеләп үтте.

“ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә безгә бүләк иткән матурлык һәм шатлык өчен рәхмәт белдерәсем килә. Зинһар, онытмагыз, Россия территориясендә Пенза өлкәсе бар, ә анда Сосновоборск: бу мәрхәмәтле җирдә коллективны күрергә без һәрвакыт шат”, — диде ул.

Ансамбль «Халкыбызның мирасы» концерт программасын тәкъдим итте. Аның нигезендә – ансамбльнең алтын коллекциясенә кергән татар мәдәнияте шедеврлары.

Өстәвенә, программа өчен дәүләт ансамбле Фәйзи Гаскәровның Александр Ключарев көенә иҗат ителгән «Аулак өй» милли вокаль-хореографик спектаклен махсус янә сәхнәләштерде.

“Беренче тапкыр “Аулак өй” программасы 1967 елда куелган, — дип сөйли ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов. – Без аны яңадан торгыздык һәм баеттык. Анда татар халкының күпкырлы гореф-гадәтләре күрсәтелә. Бу спектакль аша яшь буын татарларның элек ничек очрашканнарын һәм танышканнарын белә ала”.

Исегезгә төшерәбез, Россия Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы илнең бердәм гастроль системасын торгызуга юнәлдерелгән. План Россиянең бөтен территориясендә гамәлгә ашырыла, бердәм мәдәни киңлекне формалаштыруга һәм берләштерүгә, Россиядә һәм якын чит илләрдә яңа тамашачы аудиториясен булдыруда ярдәм итә.


Фикер өстәү