Шаккаткыч хәл: аккош янына сөйгәне кайткан

Шаккатмалы хәл. Хәтерләсәгез, көз көне Лаеш районының Хәерби авылындагы күлдән аккош китә алмыйча калганын язган идек. Канаты җәрәхәтләнгән аккошны күлләре бозга каткач Хәмдия һәм Айрат Вафиннар өйләренә алып кайткан иде.

Шушы көннәрдә сөенечле хәл җиткерделәр. Әлеге аккош янына сөйгәне кайткан. Әй, сөенгән бичара кош. Хәмдия белән Айрат бу хәлгә шаккаткан. Алар да аккошлар белән бергә шатланган. Менә сиңа, мә! Ярату һәм тугърылык инде бу.

Лаеш районында яшәүче гаилә җылы якка китә алмый калган аккошны өйләренә алып кайткан

 


Фикер өстәү