Бакчачы почмагы. Суган утырту серләре

Бакчада туфрак бераз кипшерүгә, суган һәм кишер утырта башлаячакбыз. Бәбәкләнмичә, әйбәт үссен өчен суганны ничек утыртырга? «Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы үсемлекләрне саклау бүлеге мөдире Рамзис Шараповның киңәшләрен тәкъдим итәбез.

– Суганны туфракта дым күп чагында утыртып калырга кирәк. Орлыгын сатып алганда, зурлыгына игътибар итегез. Диаметры 2 см чамасы булырга тиеш. Эрерәк икән, кыякка гына әйбәт булачак. Бәбәкләнмәсен өчен, утыртыр алдыннан бер атна буе өйдә (һава температурасы +25 һәм күбрәк булырга тиеш) яки җылылык батареясы янында тотарга кирәк. Туфракка утыртканчы, суган орлыгының кипкән «муен»ын (саклауга куйганда сабагын 5 см калдырып кисәбез бит – сүз шул хакта) «иңбаш»ларына кадәр кисәсе. Кисмәгән очракта, суган авыр тишеләчәк һәм бу үсешенә начар тәэсир итәчәк.

Инде килеп, орлыкны зарарсызландыру мөһим. Бүлмә температурасындагы суга яки бакыр купоросы эремәсенә (10 литр суга бер чәй кашыгы исәбеннән) салып, 10–12 сәгать тотасы. Бу максатта марганцовка эремәсен (10 литр суга 2–3 грамм) яки биофунгицид (әйтик, Алирин-Б, Псевдобактерин-2, Фитоспорин М) эремәсен дә кулланырга мөмкин. Суган орлыкларын утыртканнан соң түтәлне валик яки такта белән тигезләп чыгу әйбәт.


Фикер өстәү