Ял өчен генә түгел. Җәй көне студентларга кайда эшләргә?

Яшьләргә җәй көне эш табу җиңеләеп китмәгәе. Республика Студентлар хезмәт отрядлары үзәге ел саен 15 меңгә якын кешене эшкә урнаштыра. Быел җәй дә эшче яшьләр катнашында яңа проектлар гамәлгә ашырылачак. Укып эшләүче студентлар өчен нинди мөмкинлекләр бар?     

Төзелеш, җитештерү һәм сәнәгать. Җәй көне яшьләр, нигездә, әнә шундый юнәлешләрдә эшләячәк. Узган ел республика сәнәгать предприятиеләрендә 5 меңнән артык студент хезмәт куйган. 1,5 мең кеше Россиянең 11 төбәгендә 25 оборона-сәнәгать комплексы предприятиесендә эшләгән. Бу хакта матбугат очрашуында Республика Студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры Василий Ислаев әйтте.

– Төп басымны сәнәгатькә ясыйбыз, җитештерү отрядларын арттырабыз. Шулай ук башка төбәкләрдәге хезмәттәшләребез белән тәҗрибә уртаклашабыз, –  диде Василий Ислаев.

Узган ел яшьләр республиканың 47 предприятиесендә 39 һөнәр буенча сәнәгать үсешенә үз өлешен керткән. 800дән артык кеше оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә токарь, фрезерлаучы, эретеп ябыштыручы, электромонтер, слесарь-ремонтчы булып эшләгән.

– Былтыр яшьләр 39 һөнәр үзләштергән булса, быел укытуны 60 белгечлеккә кадәр киңәйттек. Эшкә урнашу практикасын актив кулланабыз, – диде үзәк директоры.

Моңарчы проводник, төзүче булып, сервиста һәм башка өлкәләрдә генә эшли алган яшьләр хәзер, әйтик, комбайнда эшли, чәчү һәм урып-җыю эшләрендә дә катнаша алачак.

Шунысын да әйтеп узарга кирәк: студентлар отрядларында катнашучылар ел да эшче һөнәрләр буенча белем ала. Узган ел андыйларның саны  3737 булган. Быел республикада ким дигәндә 5 мең студентны укытырга җыеналар. Яшьләрнең, һөнәр үзләштерү һәм эшкә урнашудан тыш, хезмәт хакы алып, җитештерү практикасын узу мөмкинлеге дә булачак.

–  Быел 45 уку йорты 2,5 мең кешене укытуга кереште. Көзен дә шулай итәргә ниятлибез. Көллиятләрдә эш ресурсларын әзерләүгә басым ясыйбыз, – дип аңлатты Василий Ислаев.

Россия студентлар отрядларының Үзәк штабы җитәкчесе урынбасары Мария Корнилова хезмәт отрядларын җәлеп итүнең ил өчен мөһим стратегик бурыч булуын әйтте.

– Ул укытуда да, җитештерү өчен кадрлар сайлауда да, шул исәптән сәүдә-сәнәгать комплексында да ярдәм итә. Татарстанның студентлар отрядлары – безнең өчен ышанычлы таяныч. Алар илебездә җитештерү тармагын алга таба үстерү өчен кирәк, – диде ул.

 


Фикер өстәү