Татарстан иң көчле 20 төбәк исемлегенә кергән

Узган ел йомгаклары буенча Татарстан икътисадый яктан көчле төбәкләр рейтингында 18 нче урынга чыккан. Әлеге исемлек “Росстат”, Россия Финанс министрлыгы, Федераль салым һәм казначылык хезмәтләре мәгълүматлары нигезендә төзелгән. Төбәкләр, уртача хезмәт хакын, яшәү минимумы күләмен, салым түләүне һәм сәнәгатьтә җитештерү күрсәткечен кертеп, 9 күрсәткеч буенча бәяләнгән, дип яза “Известия”.

Исемлектә Мәскәү беренче урынга чыккан. Иң алга киткән 10 төбәк арасында Ханты-Манси автономияле округы, Санкт-Петербург, Төмән, Тула, Ленинград, Мәскәү һәм Свердловск өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Чукотка кергән.

11-17 урыннарны Сахалин, Чиләбе, Курск өлкәләре, Ненец автономияле округы, Камчатка, Красноярск һәм Пермь крайлары алган. Самара һәм Иркустк өлкәләре исә иң көчле 20 төбәк исемлегендә соңгы урыннарга “кунаклаган”.


Фикер өстәү