«Әнидән акча сорыйсы килми»: яшьләргә эш табуны җиңеләйтергә җыеналар

«Әнидән акча сорыйсы килми». Техникум, вузларда укып  эшләүче студентлар әнә шулай ди. Тик ятарга теләмәгән кешегә беркайчан да эш бетми. Яшьләр арасында лекциядән соң чәчәк сатучы, тырнак-керфек ясаучы, фотога төшерүче, йөк ташучы, өйгә ризык илтүчеләр бар. Укуга зыян китермәгән эшне кайдан табарга?

Яшьләргә эш табу җиңеләеп китмәгәе. Россия Хезмәт министрлыгы мәшгульлек үзәкләре өчен студентларны вакытлыча эшкә урнаштыру буенча  стандарт әзерләгән. Бу шулай ук кулында дипломы булган 18–25 яшьлек студентларга да кагыла. Шул ук вакытта 14–18 яшьлек үсмерләр дә  буш вакытларында эш сорап мөрәҗәгать итә ала.

– Вакытлыча эшкә урнаштыру укыган һөнәрең буенча үзеңне сынап карау, тәҗрибә туплау мөмкинлеге бирә. Мәшгульлек үзәкләрендә  моңа кадәр андый  хезмәт бар, тик ул  урта һөнәри уку йортын  тәмамлаган 18–20 яшьлек үсмерләргә кагыла иде. Хәзер  яшь чиге үзгәртелде. Моның өчен «Работа Росии» порталында гариза язарга кирәк. Бернинди  документлар җыю да таләп ителми. Мәшгульлек үзәкләре  оешмаларга туры килердәй яшьләрне сайлап алачак, –  дип ачыклык кертә Россия хезмәт министр урынбасары Елена Мухтиярова.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау министрлыгының матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, хезмәт мәшгульлек үзәкләре аша  узган ел 13177 үсмер эшкә урнаштырылган. Алар мәктәпләр, спорт мәйданчыкларын төзекләндерү, тирә-якны яшелләндерү, елга буйларын чистарту, урманнарны чүптән арындыру кебек эшләрдә катнашкан. Әлегә быел күпме үсмернең эшкә урнашуы турында мәгълүмат юк.  Ни өчен дигәндә, «2014–2025 елларда Татарстанда  халыкны эшкә урнаштыруга ярдәм итү» дәүләт программасына  үзгәрешләр кертелмәгән.

Студентлар ыштан туздырып кына йөрми. Күбесе укырга да, эшләргә дә вакыт таба.

– Эшне интернеттагы төрле төркемнәрдән эзлим. Анда  нинди генә белдерү юк бит. Гадәттә, эшне сәгатьләп тәкъдим итәләр. Мин үзем йөк ташыйм. Бер сәгатькә 250–500 сум түлиләр. Кайвакыт авыр әйберләрне дә югары катларга күтәреп менгезергә туры килә. Әлбәттә, моның өчен сәламәтлек тә кирәк.  Шабашкага лекциядән соң атнага өч мәртәбә баргалыйм. Тәмлерәк ашыйсы, кинога да барасы килә. Кесә чыгымнары өчен  әнидән акча сорарга оялам. Студентка акча беркайчан да җитми инде аңа. Кесәдә акча булгач, рәхәт, – ди Казанның төзелеш техникумы студенты Илназ Шәрәпов.

КФУ студентлары да  вакытларын  бушка уздырмый.  Инглиз теле белгечлеге буенча укучы Айгөл дә  сабакташлары белән кесәлек акча  эшли икән.

– Һәр студент ничек тә булса акча эшләү юлын эзли. Бер яктан, мөстәкыйль яшәргә тырышу теләге булса, икенчедән, әти-әнидән акча алу әллә ничек кыен шунда. Киләчәктә репетитор булып эшләргә исәп. Әлегә  яхшылап белем туплыйм. Буш вакытта табак-савыт, идән юабыз, кунакханә бүлмәләрен җыештырабыз, чишенү бүлмәсендә киемнәр биреп торабыз. Җәен «Макдоналдс»та эшләгән күп кенә студентларны беләм. Яшьләрне юкка ялкау дип сүгәләр. Чынбарлыкта алай түгел, – ди Айгөл.

Акчаны сәгатенә карап түлиләр, ди. Әйтик, иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр табак-савыт юу бәясе – 1000–1200 сум. «Тик без көн буе  эшли алмыйбыз, укырга барасы бар. Бүлмә җыештырып, ярты тәүлеккә 1300 сум алырга мөмкин. Көн буе кием биреп тору хакы  – 1000 сум. Кайбер эшләрдә QR-код һәм медицина белешмәсе сорыйлар, – дип сөйләде Айгөл.

Алинә Салихова  вузда реклама белгечлеге ала. «Интернетта да акча эшләү мөмкинлекләре зур. Мин социаль челтәрләрдә берничә сәхифә алып барам. SMM буенча  курсларны тәмамладым. Хәзер бу эшкә көнгә берничә сәгать вакыт китә.  Шунысы рәхәт: атнага  кесәгә 5–8 мең сум акча керә, – ди Алинә.

Күптән түгел  журналист Алсу Исмәгыйлева «Инстаграм» сәхифәсендә күңелгә үтәрлек бер пост куйган иде.

– Миндә яңа халәт. Улым Самат  җәяүле курьер булып эшкә урнашты. Ялларда  тәмле әйберләр пешереп, улымны ашатып, эшкә озату – яңа халәтем. Әйе, мин бу хакта горурланып язам. Баланы бит горурланырлык итеп үстерәсе килә. Улыбыз эшләргә карар кылган икән, димәк, хыял-максатлары бар.  Ә тагын…  Ә тагын мин кеше балаларына яңача карый башладым. Мин дә ризык китертү хезмәтеннән файдаланам, безгә дә  студент  егетләр һәм кызлар нәрсәләрнедер өйгә китереп бирә. Элек  аларга күтәрелеп тә карамыйча,  кулларыннан пакетны алып, тизрәк борылып  китә идем, ашыгабыз бит. Ә хәзер күзләренә карыйм. Алар да – кемнеңдер балалары. Аларны да эшкә хыял-максатлары китергән. Шуңа күрә мактыйм, чәйлек акча да калдырам. «Чәйлекләр калдырмадылар әле», – ди Самат. «Мин кеше балаларын ныграк хөрмәтләгән саен, сиңа да хөрмәт артыр, улым», – дип уйлыйм. Үзенә әйтмим, – дип язган ул.

Алсуның кызы  Әминә дә үзенә шөгыль тапкан. Колаклы  башлыклар (балаклава) бәйләп сата. Аңа – 15 яшь. Заказларны күбрәк дус кызларыннан ала икән. Заманча башлыкны бәйләргә интернеттан өйрәнгән. Бер башлык бәясе – 1700 сум. Җепкә 500 сумлап акча китсә, калганы Әминәнең үзенә була.

Идел буе мәшгульлек үзәгенә шалтыратып, студентларны укыган вакытта эшкә урнаштыру мәсьәләсе турында сораштык.

– Уку йортларының көндезге бүлегендә белем алучы бер генә  үсмернең дә  укыган вакытта эш сорап килгәне юк. Гадәттә, июнь башында мөрәҗәгать итә башлыйлар. Без эшкә махсус программа буенча урнаштырабыз, быелга финанслар юк әле. Предприятиеләр  үсмерләрне эшкә  алырга атлыгып тормый, ни өчен дигәндә, хезмәт иминлеге дигән нәрсә бар. Кемнең чит бала өчен җавап бирәсе килсен ди? Үсмерләрне эшле итү авыр. Мәктәпләр белән килешүләр төзесәк, хезмәт отрядларында  азмы-күпме акча эшләрләр иде ичмаса. Тик бер мәктәп тә риза түгел. Мәгариф идарәләре дә кызыксынмый. Әгәр мәшгульлек үзәкләре белән килешү төзесәләр, хокук органнары тикшерә башлый. Хәзерге вакытта  уку йортларын тәмамлаган 4  студент чиратта тора. Нәрсә тәкъдим итсәң дә, каршы киләләр. Бу – бик үзенчәлекле төркем, – диделәр үзәктә.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү