Авылларда хат ташучыга мөнәсәбәт нинди?

Элек хат ташучыларны капка төбенә чыгып, кунак кебек көтеп алсак, хәзер  аларның дәрәҗәсе төште. Газетаны вакытында китермиләр, почта әрҗәсенә бөгәрләп тыгып, бөтенләй рәвешен бозалар дип зарланучылар да бар. Авылларда хат ташучылар таба алмыйбыз диючеләрне дә ишетеп торабыз. Болай булса, абунәчеләребезне югалтып,  газета укучыларыбызны рухи азыктан мәхрүм итмәбезме? 

Бүген берәүнең дә  яраклылык вакыты чыккан ризык ашыйсы килми. Һәммәбезгә  яңасы, эп-эсвижие кирәк. Нигә әле  халык искергән  газета-журнал укырга тиеш?  Алар моны үзләре дә теләми. Газета бераз гына соңарып килсә дә, авторларыбыз редакциягә шалтыратып, шелтә белдерә. Хат ташучы эштән китү яки авырып тору – алар өчен  үзе бер  трагедия. Акча түләгәч, вакытында китерергә кирәк. Авторларның таләбе шундый. Вакытында китермәсәләр, газеталарга кабат язылмыйбыз, дип кырт кисүчеләр дә очрый.  Әлбәттә, бу абунәчеләрне югалтуга китерә. Газеталарның язмышларын почта хәл итә түгелме соң?

Вакытында китерегез!

Апас районының Акхуҗа авылында газетаны вакытында китермиләр, искесен кемнең укыйсы килсен соң, дип шалтыраттылар. Урынга шалтыратып, мәсьәләгә ачыклык керттек.

Бу җирлектә Алена Кудряшова  биш авылга почта тарата. Әлеге хезмәткә 31 ел гомерен багышлаган. Лаеклы ялда булса да,  авылларга йә велосипед, йә мопедта  бара. Урынына хат ташучы тапмыйча, эштән китәсе килми аның. Китсәм, газета укучылар бөтенләй калмас дип борчыла. Үз урынына  үгетләп караганнарның барлы-юклы акчага авыр сумка күтәреп, аяк ите  ашатып йөрисе килми. Алена ханым  аена 9 мең сум  хезмәт хакы ала.

– Велосипед сатып алган идем, үч иткәндәй, ватылды әле ул. Хәзер  авылларга  малайның мопеды белән   йөргәлим.  Менә бүген яңгыр яугач, Берләш һәм  Яңа Поляна  авылларына җәяүләп барырга туры килде. Анда барып утка-газга акча   җыеп кайттым. Кайбер көннәрне 20шәр чакрым җәяү атлыйм, аяклар арып бетә, – дип сөйли Алена ханым. – Иремә, велосипед, мопед ватылды, дисәм, эшләмә, сиңа кем кушкан, ди. Бер караганда, атнага 3 тапкыр гына эшлибез. Шундый уңай ягы да бар. Авыл халкының газетаны көнендә  укыйсы килә. Вакытында китермәгәч, кешедән күпме сүз ишетәсең. Әле хастаханәдә дәваланып йөргән идем. Безнең җирлектәге Карамасар авылына почтальон куелса, яхшы булыр иде. Әлегә  хатларны үзем таратам.

Айдан бирле хат ташучы эзлибез

«Июнь башында авылда хат ташучы эштән китте. Пенсияләрне  почта бүлегенә барып алырга туры килә. Хат ташучы кайчан булыр икән?» – дип шалтыраткан иде   Биектау районының Ямаширмә авылында яшәүчеләр. Эзлиләр, һаман да таба алмыйлар икән.  Авыл  җирлеге башлыгы Камил Мохтаров әйтүенчә, берәүнең дә 9 мең сумга гына эшлисе килми.

– Авылда хат ташучы  булырга чират тормыйлар, аны  табу  җиңел түгел.  Без күпме кешегә әйтеп карадык, берсе дә риза түгел. Авылда 20 урам, чутласаң, хат ташучыга көнгә 20 чакрым үтәргә кирәк. Әгәр хезмәт хаклары артса, без болай  аптырамас идек. Теләсә кемне куеп та булмый. Ул бит  зур акча белән эш йөртә,  әби-бабайларга пенсия дә тарата. Шуңа күрә ышанычлы да, исәп-хисапны да белә торган кеше кирәк, – ди ул.

Балык Бистәсе районында да почта  проблемалары  бар. Районның почта бүлеге башлыгы Зөфәр Нәбиуллин белдергәнчә, хат ташучының хезмәт хакы – 5 мең сум. Кайбер авылларда эшләргә кеше булмагач,  почта бүлекләре ябыла. Шул ук вакытта 10ар чакрым авылларга җәяү барып газета таратучылар да бар.

Газетага язылудан туктадык

Соңгы елларда Әтнә районында  хат ташучылар җитмәгәч, мәсьәләне хәл итәр өчен Арчадан  килеп хезмәт күрсәтә башладылар. Моннан берничә ел элек  редакциягә шалтыратып,  моң-зарларын җиткерүчеләр булды. Вазгыять уңай якка үзгәргәнме?

– Без элек 3-4 газета яздырта идек, хәзер берне дә алмыйбыз. Әгәр авылда хат ташучы булса, кабат язылыр идек. Бүген авыл уртасындагы мәдәният йорты янына барып, Арчадан хат ташучы килгәнен көтәр хәлем юк. Сәламәтлек тә мактанырлык түгел. Миңа – 73, иремә – 81 яшь. Пенсия алырга шунда  барып, чират көтәбез. Үзебезнең хат ташучы булмагач, почта хезмәтеннән канәгать дип әйтә алмыйм. Баштарак авыл халкына: «Әйдәгез, хат ташучыга хезмәт хакын үзебез түлик», – дип әйтеп караган идек, барысы да хупламады. Безнең авыл ташландык та, кечкенә авыл да түгел. Хат ташучыбыз булсын иде. Әллә Путинга языйкмы икән? – ди Ташчишмә авылында яшәүче  Сәрия ханым.

Мокшы авылыннан укытучы Сәвия Гайнетдинова,  почта хезмәте хәзер тәртипкә салынды, ди. «Авылыбыз 24 хуҗалыклы. Хат ташучы булмагач, башта бик җәфаландык. Аптырагач, газеталарны күрше авылда үзем укыткан мәктәпкә яздыртып ала башлаган идем инде. Хәзер Арчадан почта хезмәткәре атнага ике тапкыр  газеталарны, утка-суга квитанцияләрне китерә. Һәр авылда таратып йөриләр. Тик авылның хат ташучысы булса, әйбәт инде», – ди ул.

Әтнә күчмә почта хезмәте буенча  сорауларга Арча районы почта начальнигы Ирек Фәйзрахмановтан ачыклык керттек.

– Әтнә районында  почта проблемасы 2017 елда ук туган иде. Бүген анда  6 хат ташучы җитми. Әлеге районда атнага ике тапкыр  Арчадан ике хат ташучы, 4 почта хезмәткәре барып хезмәт күрсәтә. Бер хат ташучы берничә тапкыр эшләп карады да, эшләмим, дип кул селтәде. Монда бит кеше белән уртак тел дә таба белергә кирәк,  – ди Ирек  Фәйзрахманов. – Авылда хәзер почта хезмәтен пенсия һәм субсидия таратучы итеп карыйлар.  Әтнә халкы, безгә пенсия таратсалар, шул да  җитә, почта машинасы урамда туктаса, шунда килеп алырбыз, дип килешкәннәр. Үзләре сайлаган язмыш. Хат ташучы өйдән өйгә йөреп, хезмәт күрсәтергә тиеш. Шулай килешкәч, каршы килеп буламы соң? Йөри алмаучы әби-бабайлар янына өйләренә баралар. Әгәр өйгә китерсеннәр дисәләр, башкаларына да  илтәчәкләр. Тик пенсия, субсидия таратканда, кешенең өендә булуы кирәк.

Ирек  Фәйзрахманов әйтүенчә, хат ташучы атнага өч көн эшләгәндә,  айга  5210 сум акча ала. Моннан тыш, хезмәт күрсәтеп тә акча эшләргә мөмкин. Әйтик, товар сатсалар, шушы акчаның – 6,  газетага яздыртсалар, 4 проценты  өстәләчәк.  Шулай итеп, 9800 сум хезмәт хакы чыгачак.  «Хат ташучының үзеннән дә тора. Әгәр көн үткәрәм дип  йөри икән, акчасы да шуның кадәр генә булачак.  Арчада аена 25 мең сум алучы хат ташучылар да бар», – ди ул.

Ничек хәлең, хат ташучы?

Кукмарада ун елдан артык хат ташучы булып эшләүче Фәүзия (исемен үзгәрттек) ханым, күпне күрмәсәң, ишетмәсәң, кешеләргә ачу сакламасаң, кичерә белсәң, эшләп була, дип саный.

– Мине  үз урыннарына тәкъдим иткән  хат ташучылар эшләп китәчәгемә ышанмаган иде. Янәсе, проблемалы участок, кешеләр белән уртак тел табу авыр. Хәзер  миннән дә ышанычлырак кеше юк. Күпләрнең ахирәтенә әйләндем. Психолог та, хат ташучы да, кибетче дә, хезмәт күрсәтүче дә мин, – дип сөйли ул. – Төрле кеше бар. Товарлар сатып йөргәч, арттан көлеп калучылар да  очрый.  Чәен, конфетын, кер юу порошогын  һәм башкасын тәкъдим итәм. Кемдер рәхмәт әйтеп, сөенеп сатып ала. Бездән тәмам сатучы ясап бетерделәр. Менә шунысы үзәккә үтә. Кешеләрне яратам. Шуңа күрә эшемнән зарланмыйм. 300дән артык пенсионерым бар. Аларның газ-су счетчикларына кадәр карыйм. Түләү квитанцияләрен китерәм. Атнага 5 көн эшләгән өчен айга 11-12 мең хезмәт хакы алам. Аяклар ара инде, тик түзәсең. Башка эшне каян табасың тагын?

Чирмешән районы хат ташучысы Зөлфия Мортазина да, эшемне яратам, ди.

– Авыл халкы белән  уртак тел таптым, 13 ел эшлим инде. Утка-газга түләүләр җыям, товар сатам. Атнага 3 көн эшлибез. Айга 5-6 мең сум акча алам. Авылда тагын бер почтальон бар әле. Җәяү йөреп, аяклар авырта башлады инде. Велосипед белән йөреп булмый. Товарын да ташырга кирәк бит. Авыл картая, яшьләр авылда калмый. Шулай да өлкәннәр газета укый әле, – ди ул.

«ВКонтакте» челтәренең «Ватаным Татарстан» газетасы төркемендә «Хат ташучыгыз  газеталарны вакытында китерәме?» дигән сораштыру уздырган идек. Анда катнашучыларның 72  проценты –  «әйе», 28 проценты «юк» дип җавап биргән.

– Урамыбызда  хатларны Ирек дигән егет тарата. Вакытында китерә, газеталарны  яратып укыйбыз. Вакыты җиткәч, киләсе ел өчен дә яздырып китә. Исән-сау гына эшләсен, бик авыр хезмәт, – дип язган Тәслимә Галиева.

Васил Камалов, йә тоткарлана, йә килмичә кала, дигән фикер калдырган. «Хат ташучы, хат ташучы» дигән җыр хәзер көн кадагында түгел,  кызганыч. Кирәкмәгән кәгазьләрне почта әрҗәсенә салмасыннар иде», – ди ул, теләген җиткереп.

Фердинанд Сираҗиев, ат бәясенә яздырып, газета укыганчы, тиз генә интернеттан укыйм, ди.  «Язылып, күзең күгәргәнче, кайчан китерәләр дип көтәсең. Нервылар бетә. Китерсәләр, ярамаган сиңа тагын дип, укый-укый таушалганны  салалар», – дигән Фердинанд әфәнде.

Ноябрьдә хезмәт хаклары артачак

Газеталарны вакытында таратмыйлар, хат ташучылар  җитми, хезмәт хаклары аз, дигән зарларны «Татарстан почтасы»на җиткерергә булдык.

– Почталарның канәгатьләнерлек эшләмәвенә кагылышлы мөрәҗәгатегезне карадык. Абунәчеләргә басмаларны  вакытында тапшыруны почта бүлекчәләре контрольдә тота. Бу мәсьәлә буенча   почта элемтәсенең федераль  идарәсенә (УФПС) рәсми рәвештә мөрәҗәгать итүчеләр булмады. Хат ташучылар белән  почта тарату сыйфаты, аның җитдилеге буенча өстәмә аңлатулар үткәрелде. Хезмәткәрләрнең матди ягын арттыру, югары нәтиҗәләргә кызыксындыру максатыннан челтәрле хезмәтләр күрсәткән өчен  акча түләнә, – диелә җавапта. – «Россия почтасы» масштаблы программасы буенча быелның ноябрендә төп җитештерү хезмәткәрләренең хезмәт хаклары уртача 17 процентка артачак. Безнең максат –  хезмәткәрләрнең эш хакын  республикадагы башка һөнәр ияләренең уртача хезмәт хакына җиткерү. Моннан тыш, кызыксындыру программасында социаль гарантияләр дә каралган. Бу – сәламәтләндерү учреждениеләренә юлламаларның бер өлешен түләү, хезмәткәрләрне һәм аларның балаларын  иминиятләштерү,  матди ярдәм күрсәтү, юбилей һәм һөнәри бәйрәмнәрдә хезмәткәрләрне, ветераннарны бүләкләү. «Россия почтасы» лаеклы ялга чыгучыларны да кайгырта. Предприятиедә дәүләтнеке булмаган пенсия белән тәэмин итү буенча программа эшли.

Татарстан  Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгыннан да шундый ук эчтәлектәге җавап килде. Тик анда ахырда, гадел  тикшерү уздыру  өчен, аерым вакыйгалар турында  җиткерүегезне сорыйбыз, дигәннәр. Хөрмәтле  авторларыбыз, үз хәлләрегезне безгә дә җиткерегез әле. Яхшы икән, яхшы дип языгыз, проблема булса, анысын да яшермәгез. Хат ташучы булмагач, газета укымый башладык, дип кул селтәү – бу мәсьәләне хәл итү юлы түгел бит. Республика басмалары өегезгә килеп, сөендереп торырлык булсын.

  • Сан

«Татарстан почтасы» идарәсендә 8967 кеше эшли,  шуларның 3485е – хат ташучы.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү