Татарстанда 0 градуска кадәр җылыта

Бүген, 19 гыйнварда, Татарстанда буран булуы һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы гидрометеорология үзәге.

Буран вакытында күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана. Юлларда бозлавык, кар көртләре булуы ихтимал.

Төнлә 2-7 градус салкын, көндез -5 ән 0 градуска кадәр булачак.


Фикер өстәү