Сезне анда кем көтә? Татарстан яшьләре Мәскәүдәге «Россия» күргәзмәсен карап кайтты

Яшь галимнәр, эшче яшьләр, волонтерлар, табиблар, яшь гаиләләр, активистлар, КВН уйнаучылар, блогерлар – барысы да бер поездда. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының «Яшь юлчы» проекты кысасында 500 кеше Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) оештырылган «Россия» күргәзмә-форумына барып кайтты. Алар арасында «ВТ» хәбәрчесе дә бар иде.

– Бу күргәзмәне бөтен кеше үз күзе белән күрергә тиеш. Чөнки ул илебезнең байлыгын күрсәтә. Республикабыз өчен аеруча горурлык хисе туа, – дип тәэсирләре белән уртаклашты республиканың «Ел студенты – 2023» Гүзәл Газетдинова. – Иң истә калганы – Яшьләр йортында очрашу. Анда мин Россия Герое Дамир Йосыповка сорау бирдем. «Яшьлегегезнең безнең көннәрдә үтүен теләр идегезме?» – дип сорадым. Аның җавабы бик кыска булды: «Яшьлегемне бернәрсәгә дә алмаштырмас идем», – диде. «Яшь юлдаш» кебек проектлар күбрәк булсын иде. Күренекле шәхесләр белән очрашу, тәҗрибә туплау – алга таба үсәр өчен зур этәргеч ул.

Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова сүзләренчә, «Яшь юлдаш» проектында катнашырга 1000нән артык кеше гариза җибәргән, шуларның яртысына әлеге сәфәрдә булу бәхете елмайган.

Фән алдынгылары

Форум-күргәзмә кысасында Фән һәм университетлар көне узды. Очраклы гына түгел. Бу елның үзенчәлеге – фән һәм технологияләр унъеллыгының дәвам итүе, Россия Фәннәр академиясенең 300 еллыгы һәм Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы. Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов әнә шуны искәртте.

Сүз уңаеннан, яшь галимнәр саны буенча Татарстан – илдә алдынгы. Россиядә яшь галимнәр  40 процент булса, бездә – 60. Фәннәр академиясе президенты әнә шундый саннар белән дә сөендерде.

– Илнең башка төбәкләре белән чагыштырганда, бездә яшь галимнәр күбрәк. Әле тынычланмыйбыз, бүген аспирантура юнәлешенә басым ясыйбыз, – дип билгеләп узды Рифкать Миңнеханов. – 50 инженер мәктәбенең бишесе – Татарстанныкы. Технологик эшмәкәрлеккә килгәндә, 442 җиңүче стартап бар, без аларны миллионерлар дип атыйбыз. Нигез бар. Быел нигезебезне сакларга, көчәйтергә һәм нәтиҗәгә ирешергә кирәк.

 «Кайда авыр – сез шунда»

Бу көнне күргәзмә-форумда Россия Студентлар отрядлары көнен һәм студентлар отрядлары хәрәкәтенең 65 еллыгын да зурлап билгеләп үттеләр. Илнең иң яхшы студент отрядларын бүләкләделәр. Безнекеләр монда да сынатмады. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы югары уку йортлары арасында иң яхшысы дип Казан дәүләт аграр университеты табылды. Аларны Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова бүләкләде.

– Соңгы 20 елда Россия студентлар отрядларына 6,5 миллионга якын яшь кеше кергән. Бу – бик җитди сан. Димәк, Россия студентлар отряды хәрәкәте үсә һәм алга бара. Кайда авыр һәм зур тырышлык таләп ителә – сез шунда. Эшләгән эшегез өчен бик зур рәхмәт сезгә, – дип мөрәҗәгать итте ул җиңүчеләргә.

Министрдан җылы сүз

Талантлы, ярдәмчел, аңлаучан, зирәк. Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Мәскәүдә республика яшьләрен мактап туя алмады.

– Бүген Татарстан яшьләре өчен мөһим көн. 500 кеше Халык хуҗалыгы казанышлары белән танышты. Республикада һәм яшьләр сәясәтендә иң мөһиме – яшьләр. Безнең яшьләр бик талантлы, һәрвакыт ярдәмчел һәм аңлаучан. Иң мөһиме – алар зирәк! Аларга бу сыйфат әби-бабаларыннан күчкән, – диде ул.

Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин да якташларын сәламләде.

– Рөстәм Миңнеханов ел дәвамында Мәскәүдә якынча 60 көн уздыра, 15–20ләп очрашу һәм чарада катнаша. Республика җитәкчелегенең мондый активлыгы безне шундый ук булырга һәм башка төбәк вәкиллекләре арасында аерылып торырга мәҗбүр итә, – диде Эмиль Фәйзуллин. – Мәскәүдәге татар яшьләре белән һәрвакыт элемтәдә торабыз. Югары уку йортларында Татарстан якташлыклары эшли. Мәскәүдәге һәр зур университетта 500дән артык Татарстан яшьләре укый.

Сезне анда кем көтә?

«Яшь юлчы» проекты кысасында Татарстан яшьләре өчен бай программа әзерләнгән иде. Иң әһәмиятлеләренең берсе – Россия Геройлары Рәсим Баксиков һәм Дамир Йосыпов белән очрашу.

– Берничә ел элек яшьләр белән сөйләшкәндә: «Без чит илгә китәргә телибез. Бу илдә нишләргә?» – диләр иде. Мин алардан: «Сезне анда кем көтә? Сез анда чит кешеләр, анда сез башка дәүләткә, башка илгә файда китерәсез. Ә туган илегез өчен берәр нәрсә эшләдегезме?» – дип сорадым. «Бездә начар», – дип әйтү җиңел. Ләкин яхшы булсын өчен сез нәрсә эшләдегез? Бу турыда һәркем уйлансын иде, – диде Дамир Йосыпов.

Россия Герое Рәсим Баксиков мәктәпләргә башлангыч хәрби әзерлекне кайтарырга кирәк дигән фикерен җиткерде.

– Моның өчен тормыш иминлеге нигезләре укытучысы түгел, хәрби җитәкче җавап бирергә тиеш. Мәктәп директоры хәрби хәрәкәт ветераннары, Россия Геройлары белән очрашулар, батырлык дәресләре өчен җаваплы. Тарих укытучысы балаларга тарихыбызны җиткерә белергә тиеш, – диде Россия Герое. – Хәрби-патриотик яшьләр оешмаларының да тәэсире зур. Патриотлык – җитди гамәлләргә этәрә торган бөек хисләр генә түгел, ул үз-үзеңне саклау хисе дә. Монда яшибез икән, димәк, без илебез өчен җаваплы.

 


Фикер өстәү