Лаеш районында яшәүче гаилә җылы якка китә алмый калган аккошны өйләренә алып кайткан

Хәерби авылы янәшәсендәге күлгә 10 елдан артык аккошлар кайта икән. Быел шул оядан бер аккош җылы якларга китә алмыйча калган. Канаты җәрәхәтләнгән. Күлгә боз каткач, Хәмдия һәм Айрат Вафиннар кошны өйләренә алып кайткан. “ВТ”га бу хакта укучыбыз Роза Кушмина хәбәр итте.

– Күлебез су кимеде инде, сазлыкка әйләнеп бара. Әмма шулай булса да, аккошлар ел да килә. Тыныч урын да түгел ул. Янәшәдә генә М12 трассасы төзелеп ята. Әмма аларны тавыш та куркытмый. Безнең авылны яратулары көчледер инде, – ди Роза апа.

Хәерби авылының Сабан туе да шушы урында уза икән. Кешеләрнең күплеге, машина тавышына да игътибар итми икән аккошлар. Күзләрне иркәләп, матур итеп йөзүләрен дәвам итәләр.

– Аларның балалары кечкенә чакта ямьсез соры төстә була. Үсеп җиткәч, алар агаралар, – ди Роза апа. – Быел бер аккош очып китә алмагач, авылыбыз белән борчылдык. Туңа күрмәсен дидек. Айрат белән Хәмдия аккошны үзләренә алып кайткан өчен рәхмәт укыдык инде.

Аккош ялгыз яши аламы? КФУ профессоры, орнитолог Илгизәр Рәхимовтан бу хакта белештек.

– Җәрәхәтсез булса, аккошны ашатып-эчертеп тотканнан соң, урамга алып чыгып очыртып карарга кирәк. Арып, үз гаиләсеннән аерылып калган кош инде бу. Очып китмәсә, каз үрдәк кебек үстерәсең инде, – ди Илгизәр Рәхимов. – Яши ул. Берни дә булмый. Суны күп бирергә кирәк. Аккошка ярдәм күрсәткән бу гаиләгә рәхмәттән башка сүз юк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү