Ашаганың ашмы? «ВТ» хәбәрчесе сырларның сыйфатын тикшерде

Без нәрсә ашыйбыз? Ни өчен үзебездә җитештерелгән сыйфатлы товар кибет киштәләренә барып җитми? Әлеге сорауларга җавап табар өчен «ВТ» хәбәрчесе белгечләр белән аралашты һәм сырларның сыйфатын тикшерүдә катнашты.

Сыйфат

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сүзләренчә, без кибеттән сатып алып ашый торган продукция сыйфаты елдан-ел начарая. Әйтик, быелның тугыз аенда кибет киштәләренә куелган социаль әһәмияткә ия товарларның (сөт һәм сөт ризыклары, ит һәм ит продуктлары, икмәк, колбаса, балык) 21 проценты тиешле таләпләргә җавап бирмәве ачыкланган. Бу юлы без мисалга сырны алырга булдык һәм белгечләр белән бергә тәменә карап бәя бирдек.

Росстат мәгълүматлары буенча, Россиядә сыр җитештерү 3 процентка якын кимегән. Аның каравы «сыр продукты» эшләү 14 процентка арткан. Димәк, әлеге продуктка үсемлек майлары күп кушыла, дип аңлата белгечләр. Татарстанда исә елына 30 мең тонна сыр һәм сыр продукты җитештерәләр. Кибет киштәләрендә 300 атамалы сыр сатыла.

Дегустациядә, ягъни тәменә карап бәя бирүдә халык арасында аеруча популяр булган «Россия» һәм «Голланд» сырлары тәкъдим ителде. Белгечләр арасында технологлар, сөт комбинатлары җитәкчеләре, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, тикшерү органнары вәкилләре бар иде. Сырларны исә Казанның популяр сату урыннарыннан, ягъни халык күп йөри торган кибетләрдән, базарлардан алганнар.

– Сырдан «сыр продукты»н аеру гади кеше өчен бик кыен. Аны бары тик лаборатория тикшерүләре нәтиҗәсендә генә ачыклап була. Ялганны чыннан аерып булмасын өчен технологияләр бик алга китте. Һәм бу барлык төр ризыкка да карый, – ди Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова.

Чыннан да, сырларны авыз итүчеләрнең бәяләмәләре Татарстанның гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясе нәтиҗәләренекеннән шактыйга аерылды. Күпчелек белгечләр мактаган, яхшы дип санаган сыр фальсификат дип табылды. Һәм шунысы гаҗәпләндерде: үз продукциясен җитештерүчеләр дә танымады.

– Без бүген тикшерүгә 40 төрле сыр сайлап алдык. Дегустациягә аларның иң яхшы дигән унтугызын сайлап алдык, алар арасында чын сыр булмаган берничә продукт та бар иде. Барлык сайлап алган сырлар арасында 12се, ягъни 30 проценты ялган булып чыкты. Узган ел бу күрсәткеч 23 процент иде. Сырларда үсемлек маеның күп кулланылуы, продуктның майлылыгы аз булу, шулай ук кулланучы өчен тәкъдим ителгән мәгълүматларның дөреслеккә туры килмәве ачыкланды, – диде Розалия Арсланова.

Сәбәп нидә?

Ни өчен сыйфат төшә соң? Сөт ризыклары җитештерүчеләр иң сыйфатлы, яхшы сөтнең республикадан читкә китүен төп сәбәп дип атады.

– Яхшы сыр өчен төп алшарт – чимал. Әгәр бик шәп сөт була икән, сыры да, башкасы да шулай ук шәп булачак, – диде сыр җитештерүче бер предприятиенең генераль директор урынбасары Юлия Тарасова. – Тик безнең кебек җитештерүчеләр өчен Татарстанда яхшы сөт юк. Беренче чиратта аларны зур оешмалар сатып ала. Аларда товар әйләнеше бик тиз бара. Ягъни бүген сатып алган сөтне алар иртәгә яхшы бәядән сатып та җибәрә ала. Ә сыр белән хәлләр башкачарак, чөнки аңа өлгерергә вакыт кирәк. Гомумән, сыр сөт ризыкларын әзерләүдә иң катлаулы продукт булып санала. Ул 60 тәүлек дәвамында өлгерергә генә тиеш. Ингредиентларга килгәндә, без чит ил компанияләре белән элек ничек эшләгән булсак, хәзер дә шулай ук эшлибез. Ләкин күпчелегебез оеткыга күчте. Ә чит илләрдән кайтарылган каплар эчендә нәрсә булганлыгын без берничек тә белә алмыйбыз. Әлеге илләр безгә сыйфатлы продукт җибәрәдер дип уйламыйм. Кызганыч, шулай дип уйларга җирлек бар. Совет заманында бөтенләй башка хәл иде. Оеткыны да без үз кулларыбыз белән эшләдек. Хәзер ул фабрикаларның берсе дә юк.

Җәүдәт Әхмәтханов үзебездә җитештерелгән яхшы продуктларның федераль кибет челтәрләренә барып җитә алмау мәсьәләсен дә кузгатты. Аларда сатыла торган продукциянең 80 проценты – читтән кайтартылган. Төп сәбәп – үзебезнекеләрнең кыйммәт булуында. Сүз уңаеннан, дегустациядә яхшы дип табылган сырларның да күпчелеге башка төбәкләрнеке иде.

Розалия Арсланова исә яхшы сырның берничек тә арзан була алмавын әйтте. Ул никадәр арзанрак, шуның кадәр күбрәк үсемлек мае кушылганны аңлата. Яхшы сырның бер килосы якынча 500–600 сум торырга тиеш дисә, җитештерүчеләр аның бәясен бөтенләй 1000 сум тирәсе дип бәяли. Тик халыкның күпчелеге мондый бәядән сыр сатып алырга әзерме соң?

– Без тикшергән сырларны бик начар дип әйтәсе килми, сыйфатлары буенча алар уртача. «Голланд» һәм «Россия» сырлары – көндәлек тормышта еш кулланыла торган ризык. Алардан әллә ни көтәргә дә кирәкми. Гади сатып алучыга беренче чиратта тәме һәм бәясе, аннан соң сыйфаты кирәк, – диде бу уңайдан Юлия Тарасова.

Аның сүзләренә караганда, товарны сатып алганда аның төрелмәсенә дә игътибар итәргә кирәклеген әйтте. Теләсә нинди марканы ялганлап сатып була.

Фермерныкы яхшырак

Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемиров әйтүенчә, республикада сыр җитештерүче берничә зур кооператив бар.

– Сату белән проблемалары юк. Нурлат эшмәкәре үз продукциясен – бөтен Идел буе округына, «Нәүрүз» кооперативы Россия буйлап тарата. Шулай ук алар Татарстандагы фермер продукциясен сата торган зур булмаган кибетләрдә дә саталар. Алардан башка да җитештерүчеләр бар. Гомумән, әлеге көндә фермерлар җитештергән товарларны «Перекресток» кибетенә тапшыру буенча зур килешү әзерләнә, – диде ул.

Аның фикеренчә, авырлык – товар әйләнешендә.

– Безнең сыйфатка шигебез юк. Зур оешмаларда җитештерелгән товарга караганда безнең кооперативларда әзерләнгәне яхшырак, әлбәттә. Әлегә кооперативлар үз мөмкинлекләренең 30 процентын кына куллана, чөнки сәүдә челтәрләре белән эшләүдә авырлык бар, – диде ул.

Камияр Байтемиров сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстан Фәннәр академиясе белән берлектә экологик чиста продукт җитештерү өчен программалар комплексы эшләнә. Әлеге эш барышында нибары унбер район җирлегендә генә экологик чиста продукт җитештереп булуын ачыклауларын әйтте. Тик әлегә ул районнар сер булып саклана икән. Шуңа күрә әлеге темага тагын бер әйләнеп кайтырбыз дип уйлыйбыз.

Нинди сөт ризыклары арасында ялганнары ешрак очрый?

Атланмай – 19,9 процент

Кайнатылган сөт – 10,6 процент

Сыр – 7 процент

Эремчек – 6,5 процент

Каймак – 5,4 процент

Сөт – 4,8 процент

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча

Бер кешегә тиешле сөт ризыкларының куллану нормасы

0,5–1,2 процентлы сөт, кефир, йогырт – 50 кг

1,5–3,2 процентлы сөт, кефир, йогырт – 60 кг

Эремчек – 9 кг

Сыр – 6 кг

Атланмай – 4 кг

Кибет каймагы – 4 кг

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча

Сырның сыйфатын ничек тикшерергә?

  1. Сырның рәсемнәре («күз»ләре) ачык һәм зур булырга тиеш.
  2. Тышы – тигез һәм юка.
  3. Сыр уртача катылыкта булырга тиеш. Аның артык йомшак булуы – өлгереп җитмәвен яки үсемлек майларын күп кушуны, каты булуы – тиешле вакыттан озаграк тотуны аңлата.
  4. Сырда «сыр» дигән язу булу мөһим.
  5. «Россия» сыры тигез, ак һәм ачык сары төстә булырга тиеш.
  6. Гадәти сырда күгәрек булырга тиеш түгел.
  7. «Россия» сырында бераз гына әчкелтем тәм булу хуплана.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 


Фикер өстәү