Татарстанда картлык буенча уртача пенсия күләме 20 мең сумнан артты

Татарстанда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 20,6 мең сумнан артты. Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин ТР Дәүләт Советының 49нчы утырышында шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Быелның 1 февраленнән иминият пенсиясен – 4,8 процентка, 1 февральдән айлык акчалата түләүләрне – 11,9 процентка, ә 1 апрельдән социаль пенсияне 3,3 процентка индексацияләделәр. Әлеге чаралар нәтиҗәсендә картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 20 673 сум 60 тиен тәшкил итте», — диде докладчы.

Вафин сүзләренчә, бүлек 1,1 миллионнан артык пенсионерга, социаль түләүләр алучы 320 мең кешегә һәм 217 мең иминиятчегә хезмәт күрсәтә. Чыгымнарның гомуми күләме елына 273 миллиард сумнан арта. Социаль фондның ихтыяҗ иң зур булган хезмәтләреннән берсе – пенсия түләүне билгеләү, дип искәртте спикер.

Ул билгеләп үткәнчә, балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү дә фонд эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып тора. Быел аларга 26 миллиард сумнан артык акча түләнгән инде. Быелның ун аенда 194 мең балага бердәм пособие билгеләнгән.

«1 февральдән ана капиталы күләме 11,9 процентка индексацияләнде һәм 586 мең 947 сум тәшкил итте. Беренче баласы туган гаиләләр аны шундый күләмдә ала. Бүгенгә ана капиталына 400 меңнән артык сертификат рәсмиләштерелгән», — дип искәртте социаль фонд бүлеге идарәчесе.


Фикер өстәү