Россия Социаль фондының Татарстан бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе итеп Эдуард Вафин билгеләнде. Моңа кадәр ул Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе булып эшләде.
– Эдуард Вафин Пенсия фондында һөнәри эшчәнлеген 2000 елда башлады, икътисад бүлегенең әйдәп баручы белгече, икътисад бүлегенең баш белгече, бюджет бүлегенең финанс белән тәэмин итү төркеменең баш белгече, Россия Пенсия фонды Идарәләренең финанс белән тәэмин итү төркеме җитәкчесе, бюджет бүлеге башлыгы, бюджет идарәсе җитәкчесе, идарәченең беренче урынбасары булып эшләде. 2016 елның мартында Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе итеп билгеләнде, – дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

 


Фикер өстәү