Татарстанда халыкны кабул итү декадасы башланды

 Казанда декада “Бердәм Россия” партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Карл Маркс ур., 31/7) үткәрелә.

1-10 декабрьдә партия Кабул итү бүлмәсенең инстаграмдагы аккаунтында (opriemnaya116) туры эфирлар оештырыла. Аларда белгечләр Татарстанда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә социаль ярдәм чаралары, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә белем бирү, халыкка хокукый ярдәм күрсәтүнең сыйфаты буенча фикер алышачак.
Декада барышында ЖКХ, дарулар белән тәэмин итү һәм дәвалану мәсьәләләре буенча “Кайнар линия”ләр үткәреләчәк. Көн саен Кабул итү бүлмәсендә Россия Федераль Җыены сенаторлары, Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре гражданнарны шәхсән кабул итәчәк.

Муниципаль районнарда халыкны хакимият башлыклары, хакимият башлыгы урынбасарлары, башкарма комитет җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм җирле үзидарә депутатлары кабул итәчәк. Моннан тыш 8(843)-238-1000 телефоны, “Мой депутат” порталының “Кайнар линия” телефоны (8-800-201-16-00) аша, WhatsApp (8-987-205-00-63) аша халыкны кабул итүләр оештырылачак.
2 декабрь көнне 11.00 сәгатьтә партиянең Кабул итү бүлегенең инстаграмдагы аккаунтында (opriemnaya116) туры эфирда Дәүләт Советы Рәис урынбасары Татьяна Ларионова, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин һәм Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча төбәк бүлеге идарәчесе Павел Лоханов инвалидларга социаль ярдәм чаралары турында сөйләшәчәк. Туры эфир тәмамлангач, белгечләр бер сәгать дәвамында гражданнарны кабул итә.
Шушы ук көнне 14.00-16.00 сәгатьтә республикада хезмәткә хокукларны яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү була. Аны Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Профсоюзлар федерациясе Рәисе Елена Кузьмичева, Дәүләт Хезмәт инспекциясе башлыгы Рөстәм Галәвов, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Лия Басова үткәрәчәк.


Фикер өстәү