Хокукый ярдәм күрсәтү буенча халыкны кабул итү атнасы үткәрелә

Татарстанда яшәүчеләрнең сорауларын “Бердәм Россия” партиясенең төбәк һәм җирле иҗтимагый кабул итү мәйданчыкларында тыңлаячаклар.

Кабул итүләр 25-29 июль көннәрендә Казанда “Бердәм Россия” партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә ( Казан ш, К.Маркс ур., 31/7) узачак.

25 июльдә республикада яшәүчеләр пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кабул ителәчәк. Мөрәҗәгатьләрне ике сәгать буе Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина караячак. Кабул итү 10.00 сәгатьтә башлана.

Сишәмбе – 26 июльдә 14.00 сәгатьтә партиянең «ВКонтакте” социаль челтәрендәге сәхифәсендә “Сәламәтлеге чикләнгән затларның җәйге ялы һәм савыктыру” дигән темага онлайн-тапшыру башланып китәчәк. Анда Дума депутаты Татьяна Ларионованың чыгыш ясавы күздә тотыла. Тапшырудан соң шушы тема буенча халыкны кабул итү оештырыла.

Шушы ук көнне Дума депутаты Ирек Богуславский төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә шәхси мәсьәләләр буенча кабул итәчәк. Чара 14.00 сәгатьтә башлана.

27 июльдә 10.00 сәгатьтә партия төбәк иҗтимагый кабул итү бүлегенең “ВКонтакте” сәхифәсендә (https//vk.com/erpomogaet16) белгечләр торак-коммуналь системасындагы үзгәрешләр һәм бу өлкәдә яңа эш кагыйдәләре турында сөйлиячәкләр. “Түгәрәк өстәл” тәмамланганнан соң алар халыктан алынган сорауларга җаваплар бирәчәк.

28 июльдә торак-коммуналь тема буенча фикер алышу дәвам итәчәк. Җәйге чорда ЖКУ чыгымнарын киметү турында “ЖКХ өлкәсендә төбәк җәмәгать контрольлеге үзәге” директоры Дмитрий Романов сөйлиячәк. Онлайн-тапшыру (https//vk.com/erpomogaet16) 10.00 сәгатьтә башлана.

Шул ук көнне Дума депутаты Айдар Метшин татарстанлыларны кабул итәчәк. Башлана –13.00 сәгатьтә.
Кабул итүләр атнасы республикада яшәүчеләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” белән төгәлләнәчәк. Ул 29 июльдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькәчә эшлиячәк. Сорауларга адвокатлар, нотариуслар һәм юристлар җавап бирәчәк.

Кабул итүләргә алдан язылып куярга мөмкин.

8 843 238 1000 телефоны аша шалтыратып, мөрәҗәгать калдырырга һәм өстәмә мәгълүматлар алырга була.
Белгечләргә сорауларны WhatsApp (8-987-205-00-63) аша, 8-800-201-16-00 телефоны (“Мой депутат” порталы) һәм электрон почта (op@tatarstan.er.ru) аша калдырырга мөмкин.


Фикер өстәү