Шәхси зоопарктан качкан маймыл 2 яшьлек балага һөҗүм иткән

Мытищеның Терпигорьево шәһәр округында шәхси зоопарктан качкан маймыл ике яшьлек балага һөҗүм иткән. Бу хакта Мәскәү өлкәсе прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Фаҗига урыныннан видео социаль челтәргә дә эләккән.

Балалар бассейн янында уйнап йөргәндә алар янына маймыл килеп чыга. Котлары очкан балалар 2 яшьлек сабыйны баскычта калдырып качалар. Әлеге хәлнең шаһите булган хатын-кыз балага ярдәмгә ташлана. Ул сабыйны маймыл кулыннан тартып ала. Ярсыган хайван аңа да ташлана, моны күреп алган ир-ат маймылны куа.

Кызның  ачык яралары бар, сөякләре сынган. Әлеге хәлдән соң тикшерү башланган. Маймылның хуҗасы Мәскәү адвокаты  Леонид Розенблюм булуы ачыкланган. Ул хайванына прививка ясатылуын һәм хәзерге вакытта өйдә булуын әйткән. Маймылның ни өчен балага ташлануын хуҗасы аңлатып бирә алмаган.

Кызның гаиләсе Харьковтан туганнарына кунакка килгән булган.


Фикер өстәү