Хатын-кыз тугыз яшьлек кызны маньяктан коткарган

Мәскәү өлкәсенең Солнечногорск шәһәрендә укучы кызга бер ир-ат һөҗүм итә. Тугыз яшьлек кыз мәктәптән өйгә кайтып барган була. Кулына кәрәзле телефон тоткан кыз торак йортлар ишек алдыннан бара. Кепкасын күзен каплатып кигән ир-ат аңа арткы яктан һөҗүм итә. Бу хәлне шәһәр видеокүзәтү камералары төшергән. Соңрак видео социаль челтәрләрдә барлыкка килде.

Кадрларда күренгәнчә ир-ат баланы муеныннан эләктереп ала һәм торак йорт янына тарта башлый. Кыз курка, качырга омтыла һәм ярдәмгә чакыра. Аны очраклы узып баручы ишетеп ала.

— Хатын балага һөҗүм итүне күреп ала һәм ярдәмгә ашыга. Ул җинаятьче янына килеп, баланы тартып ала һәм шул рәвешле аны куркыта, — дип яза kp.ru.

Шуннан соң хатын-кыз полициягә шалтырата. Шул ук көнне маньякны тоталар. Ул җирле 38 яшьлек эшсез ир булып чыга.

Хәзер шикләнелүче күрсәтмәләр бирә. Аның сүзләренә караганда, ул кызга кесә телефонын урлау өчен һөҗүм иткән. Әмма һөҗүмнең башка мотивлары да булырга мөмкин.

Шул ук вакытта, бала белән психологлар эшли.


Фикер өстәү