3 апрель көне тарихта ниләр белән истә калды?

Кәрәзле телефонның туган көне

1876 елда Америка физигы Александр Грэхем Белл телефон уйлап таба. 1906 елда Реджинальд Фессенден, дөньяда беренче тапкыр, чыбыксыз телефон буенча шалтырата. Тавышны  ул радиодулкыннар аша җибәрә. Аның бу эше нигезендә соңыннан кәрәзле элемтә барлыкка килә. Бүгенге кесә телефонының иң якын туганы булып 1908 елда уйлап табылган радиотелефон санала.

Ләкин хәзерге кесә телефоны күпкә соңрак – 1973 елда барлыкка килә. 3 апрель көнне Мартин Купер, дөньяда беренче тапкыр, Джоэл Энгельга кәрәзле элемтә буенча шалтырата. Беренче кесә  телефонының авырлыгы 900 грамм булган, исеме – Motoroloa Dyna-Tac. Шул ук елның  17 октябрендә кәрәзле телефонга беренче патент бирелә.

Халыкка исә тәүге кәрәзле телефон 1983 елда гына тәкъдим ителә. Шушы вакыттан башлап, теләгән һәркем кесәсендә телефон йөртә ала. Беренче телфоннарның авырлыгы 800 грамм була, ул 30 сантиметр озынлыктагы мәктәп пеналын хәтерләтә.  Аның аккумуляторы сигез сәгатькә исәпләнгән була, бертуктаусыз бер сәгать сөйләшсәң, телефон сүнеп китә.

 187 ел элек (1836) Россиядә беренче пассажир тимер юлы төзү турында карар кабул ителә

16 апрельдә «Тимер юл салу өчен акционерлар җәмгыяте төзү турындагы нигезләмәләр» дигән указ басылып чыга. 1917 елга кадәр бу датаны тимер юл транспортына нигез салу көне буларак бәйрәм итәләр. Юл төзелеше 1836 елның 1 маенда Павловскидан башлана. 10 сентябрьдә Царское Селода вокзал салына. Ә инде 1837 елның 30 октябрендә массакүләм файдаланудагы беренче Россия тимер юлын тантаналы рәвештә ачалар. Ул Санкт-Петербургны Царское Село белән бәйли. 1851 елга кадәр әлеге юл Россиядә бердәнбер тимер юл була.

1996 елның 3 апрелендә республикада икенче срокка сайланган Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең инаугурациясе уза

24 мартта узган сайлаулар альтернативасыз була, чөнки кандидатларның берсе дә теркәү өчен кирәк булган сайлаучылар имзаларын җыя алмый. Шәймиев өчен сайлаучыларның 97,14%ы тавыш бирә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү