7 март тарихта ниләр белән истә калды?

Телефон туган көне

Телефон – электр тирбәнешләрен тавыш тирбәнешләренә үзгәртү ярдәмендә абонентлар арасындагы бәйләнешне тәэмин итүче аппарат. Аны уйлап табучы дип Америка галиме Александр Белл санала.

Алай да телефон идеясен беренче булып инженер-механик һәм Париж телеграфы вице-инспекторы Шарлем Бурсель XIX гасыр уртасында ук тәкъдим итә. Әмма идеясен тормышка ашыра алмый. Сүз уңаеннан, нәкъ менә Бурсель «телефон» сүзен кулланган беренче кеше булып санала.

1876 елның 7 мартында АКШта Александр Белл «телеграфның камилләштерелгән моделенә» патент ала.

Көньяк полюсны ачу

1912 елның 7 мартында Норвегия поляр тикшеренүчесе Руаль Амундсен дөньяга Көньяк полюсның ачылуы турында хәбәр итә.

Амундсен башта Арктикага китәргә планлаштыра. Әмма экспедицияне әзерләгән арада Фредерик Кук һәм Роберт Пири Төньяк полюсның инде ачык булуын игълан итәләр.

Сәяхәтче яхшы әзерләнә һәм  1911 елның 14 декабрендә Көньяк полюска барып җитә. 1912 елның мартында гына Амундсен экспедициясе Тасмания утравындагы Хобарт шәһәренә  барып җитә һәм үзенең ачышы турында хәбәр итә.

Якшәмбе – ял көне

Бүген дөньяның күпчелек илләрендә, шул исәптән Россиядә дә, якшәмбе рәсми ял көне булып тора.

Беренче тапкыр якшәмбе 321 елның 7 мартында Рим императоры Константин Великий тарафыннан ял көне дип игълан ителә.

Беренче космонавтлар отряды

Җирнең беренче ясалма иярченнәрен, очу аппаратларын уңышлы очырту кешене космоска җибәрү турында уйланырга мөмкинлек бирә. 1959 елның 5 гыйнварында КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советының космонавтлыкка кандидатларны сайлау турындагы карары чыга.

Түбәндәге таләпләр куела: 35 яшьтән дә олырак булмаска, буй 175 сантиметрга, авырлык 75 килограммга кадәр,  сәламәтлекнең бик яхшы булуы шарт.

Берничә этап тикшерүләрдән соң 1960 елның 7 мартында СССРда беренче космонавтлар отряды оештырыла: Иван Аникеев, Валерий Быковский, Борис Волынов, Юрий Гагарин, Виктор Горбатко, Владимир Комаров, Алексей Леонов, Григорий Нелюбов, Андриян Николаев, Павел Попович, Герман Титов һәм Георгий Шонин.

Бер елдан соң дөньяда беренче космоска  очучы кеше Юрий Гагарин була.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү