“Давай поженимся” тапшыруы Беренче каналда күрсәтелми башлаячак

“Давай поженимся” тапшыруы хезмәткәре әйтүенчә, ток-шоу Беренче канал эфиры аша башка күрсәтелмәячәк.

Халык яратып кабул иткән бу тапшыру федераль телеканалда 2008 елның июленнән күрсәтелеп килгән. Ләкин узган елның февраленнән бирле “димчеләр” экранда күренми. “Телекодагый” Роза Сябитова тапшыруларны төшерүнең дәвам иттереләчәге турында белдерсә дә, проект командасына керүче хезмәткәр бу мәгълүматны тулысынча кире каккан. Аның әйтүенчә, һәрхәлдә, якын киләчәктә бернинди дә туй тапшыруын төшерү планлаштырылмаган. Шул ук вакытта проект продюсерлары аның, гомумән, яңартылу-яңартылмавы турында берни әйтә алмый.
“Комсомольская правда” хәбәр иткәнчә, проектның үзгәртелгән форматта яңадан пәйда булуы бар. Мәсәлән, шоу кешеләрнең язмышы, шулай ук чын гаилә кору турында сөйләргә мөмкин. Хәзерге вакытта “Давай поженимся”ның эфир вакыты яңалыкларга һәм анализга корылган тапшыруларга бирелгән.


Фикер өстәү