6 март көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара теш табибы көне

Стоматология — медицинаның иң борынгы тармакларының берсе. Белуджи (Пакъстан) казылмаларын казыганда безнең эрага кадәр VI-IV гасырларда яшәгән кешеләрнең калдыклары табыла. Аларның тешләрендә диаметры 1-3 мм һәм тирәнлеге 3,5 мм га кадәр булган идеаль тишекләр булган.

Бу көн теш табибларының иң танылган инструментларның берсе – стоматологик бор уйлап табу белән бәйле. 1790 елда аны Америка теш табибы һәм АКШ ның беренче президенты Джордж Вашингтонның шәхси дантисты Джон Гринвуд уйлап таба.

Тагын бер профессиональ дантистлар бәйрәме – Халыкара стоматологлар көне – 9 февральдә билгеләп үтелә.

 

Аспирин уйлап табу

1899 елның 6 мартында немец химигы Феликс Хоффман аспиринга патент ала. Баштарак аның максаты буыннары сызлаудан интеккән әтисенә ярдәм итү була. Ул беренчеләрдән булып коры талдан химик яктан чиста һәм тотрыклы формада салицил кислотасы ясый алган. Димәк, аны медицинада кулланырга мөмкин була.

 

«Мин аның турында, бәлки, егерме ел уйлаганмындыр, ә сез: утырдым да кинәт… әзер булды, дип уйлыйсыз»

Бу сүзләрне бөек химик Дмитрий Менделеев үзе уйлап тапкан периодик системасы турында әйтә. Бер версия буенча химик бу системаны төшендә күргән дип санала. Химик элементларның периодик системасын Менделеев 1869 елның 6 мартында тәкъдим итә. Ул таблицаны бик җентекләп төзи: галогеннар һәм селте металларыннан башлый, ә аннары башка элементлар өчен дә урын эзләү белән шөгыльләнә. Менделеев барлыгы 63 элемент кертә.

 

Беренче «Мәктәп»

1913 елның 6 мартында мәгариф һәм тәрбия проблемаларына багышланган «Мәктәп» журналының беренче саны чыга. Аның беренче мөхәррире Буа мәдрәсәсен тәмамлаган Шиһабетдин Әхмәров була. Журналның беренче авторлары – язучы Галимҗан Ибраһимов, филолог Мөхетдин Корбангалиев, публицист Нәҗип Думави, драматург Фатих Сәйфи-Казанлы, тарихчы Газиз Гобәйдуллин. Шулай ук Габдулла Тукай шигырьләре басыла.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү