Махсус хәрби операциядән кайткан Таһир Асылгәрәйнең хатыны: «5 яшьлек кызыбыз әтисе яныннан китми»

Хәтерләсәгез, без аның сентябрь башында ук контракт буенча махсус операциягә киткәнен язган идек. Хатыны Наилә сөйләвенчә, ул бу юлны яшьләргә терәк булыр өчен сайлаган булган. Соңгы тапкыр хатыны белән сөйләшкәндә, ул без Таһирны өйдә зур гаиләсе көтә дигән иде.

– Аллага шөкер, Таһир кайтты. Безнең уртак кызыбызга биш кенә яшь әле. Ул әтисен бигрәк каты сагынды. Шалтыраткан саен син кайчан кайтасың дип кенә торды. Хәзер сабый әтисе яныннан китми дә. Аның белән бергә утырып ашады, йоклады. Кулыннан да җибәрми. Башка без үзебездә Таһирны беркая да җибәрмибез, – ди Наилә.

Әлегә җырчы Башкортстанга киткән. Хәрби комиссариатта эшләре бар икән. Аннан кайткач тамашачысы белән үзе элемтәгә чыгачак, ди.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Хәрби операциягә киткән Таһир Асылгәрәйнең хатыны: “5 яшьлек кызыбыз әтисен сагына”


Фикер өстәү