Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Август” фирмасы” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Александр Усков белән очрашты. Очрашу “Казан Экспо”да Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысасында узды.
Очрашуда “Август” компанияләре төркеменең Татарстандагы проектлары буенча фикер алышу булды. Алдар арасында – “Август-Алабуга” заводы, төзелеп килүче “Свияжск-Зернопродукт” элеватор комплексы һәм сөтчелек комплекслары.
“Август” фирмасы – Россиядә үсемлекләрне саклау өчен химик матдәләр җитештерү буенча иң зур компанияләрнең берсе. Аңа 1990 елда нигез салынган. Компания шулай ук үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендәге проектларны үстерә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat