Рөстәм Миңнеханов: Свияжск – безнең бәһасез байлыгыбыз

Бүген Свияжскида Богородица-Успение соборын торгызуга 25 ел тулу уңаеннан тантаналар узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, архипастырьлар, Татарстан митрополиясе руханилары һәм ышанучы кешеләр катнашты.

«Бүген православие дөньясы өчен генә түгел, ә безнең барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Свияжскны торгызу безнең хыял иде. 2010 елда бу эшкә Минтимер Шәрип улы Шәймиев алынды. «Яңарыш» республика фонды төзелде. Боларның барысына да ил Президенты Владимир Владимирович Путин хәер-фатихасын бирде. Свияжск һәм Болгардагы барлык үзгәрешләр федераль үзәкнең зур ярдәме белән гамәлгә ашырылды», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, Свияжск – безнең зур ил халкының бәһасез байлыгы. «Без күп милләтле, күп динле Татарстанда яшибез. Безнең арада бернинди бәхәсләр дә юк,үзара ярдәм генә. Без республикабыз белән горурланабыз, без православие белән горурланабыз. Мин сезне чын күңелдән бүгенге бәйрәм белән котлыйм. Бездә тынычлык булсын, илебез көчле булсын. Без россиялеләр бергә булырга тиеш», — диде ТР Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов владыка Кириллга Изге Богородица Успение иконасын тапшырды.

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, соңгы берничә дистә елда республикада рухиятне торгызу буенча зур эш башкарылган. Моның ачык мисалы – борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызу. «Мөселман һәм православие изге урыннарны бер үк вакытта торгызу алымының дөрес булуын вакыт раслады. Без дөрес юлда. Һәйкәлләрне торгызу – ул, барыннан да элек, дин тотучыларның күңелен аңлау юлы, бу бик мөһим. Бу хакыйкый кыйммәт. Һәм монда без күп яктан үрнәк булып торабыз», — дип ассызыклады ул.

Минтимер Шәймиев Свияжскины торгызу аның туристлар җәлеп итүчәнлегенә уңай йогынты ясады, дип билгеләп үтте. Быел Свияжск музей-тыюлыгында миллионга якын турист булып киткән инде.

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл республика җитәкчелегенә митрополиягә, храмнарны һәм православие изге урыннарны торгызган өчен рәхмәт белдерде. «Үз халкыгызга, үз ватаныгызга карата мәхәббәтегез өчен рәхмәт. Сез кешеләрне милләт буенча да, дини яктан да аермыйсыз. Бүген без монда, биш гасыр элек төзелгән бу истәлекле урында торабыз. Бу изге урынны торгызуыгыз өчен без сезгә рәхмәтле», — дип өстәде ул.

Аннары тантанада катнашучылар Свияжск утрау-шәһәре территориясендәге яңа паркта булдылар. Монастырь паркының гомуми мәйданы 1 гектардан артып китә. Сукмаклар хач формасында салынган. Киләчәктә биредә совет чорында ук салынган Изге Герман коесын торгызу планлаштырыла. Паркны караганда Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, владыка Кирилл һәм Михаил Афанасьев агачлар утырттылар.

Шуннан соң кунаклар Свияжск елгасы музеена бирелгән дебаркадер янына юнәлделәр. Бүген объектны «Том Сойер Фест» волонтерлары торгыза. Яңартылганнан соң, биредә Идел елгасына, Иделнең тормыш-көнкүрешенә һәм гореф-гадәтләренә багышланган музей экспозицияләре ачу планлаштырыла. Рөстәм Миңнеханов волонтерлар белән аралашты һәм аларга кирәкле ярдәмне күрсәтергә кушты.


Фикер өстәү