Рөстәм Миңнеханов районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләренә машина ачкычлары тапшырды

Бүген “Казан Экспо” күргәзмә үзәге территориясендә районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләренә машина ачкычлары тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Тантана Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысасында узды. “Бүген без республиканың авыл хуҗалыгы комплексы эшенә йомгак ясыйбыз. Авыл хуҗалыгы – бик авыр һәм мөһим хезмәт. Бу эш белән – үсемлекчелек, терлекчелекне үстерү, башка бурычларны хәл кылу белән тәүлек әйләнәсе, елына 365 көн шөгыльләнергә кирәк. Районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре хезмәтләренең оперативлыгы эшне сыйфатлы башкару өчен бик мөһим”, – дип басым ясап әйтте Татарстан Рәисе.

Аның әйтүенчә, республика авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре узган елда әйбәт нәтиҗәләргә ирешкән. “Татарстан – илнең әйдәп баручы агросәнәгать төбәкләреннән берсе. Авыл хезмәтчәннәренә киеренке хезмәтләре өчен эчкерсез рәхмәтемне җиткерәсем һәм аларга алга таба уңышлар телисем килә”, – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Районнарның авыл хуҗалыгы идарәләренә барлыгы 43 машина тапшырылды.


Фикер өстәү